Пролетар туризмын Бөтентатар съезды тикшерә

Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыяте Татарстанның эре предприятиеләрендә эшләүче өч йөз иң яхшы эшче-ударник өчен Мәскәүгә бушлай экскурсияләр оештыра.

«Красная Татария» газетасының 1930 елның 26 сентябрендә дөнья күргән саны әлеге сәфәрнең истәлекле дата уңаеннан – Октябрь революциясенең чираттагы бәйрәменә багышлана. Моннан тыш,Татреспублика районнарының 300 алдынгы колхозчысы һәм эшчесе өчен җәмгыять Октябрь бәйрәме уңаеннан үткәрелә торган чараларда катнашу өчен экскурсион сәфәрләр дә оештыра. Шулай ук  «барган төзелешләр белән таныштыру максатында ТАССР һәм күрше милли республикалар арасында милли эшче төркемнәрне үзара алмашу да әзерләнә». Ә «кышкы эшче экскурсияләрне һәм Пролетар туризмы һәм экскурсияләре оешмасының ялын оештыру өчен йөз пар спорт чаңгысы сатып алаына».  Алга таба планнарны билгеләү өчен 1030 елның октябре ахырында Пролетар туризмы һәм экскурсияләре җәмгыятенең  Бөтентатар съездын чакырырга карар кылалар.

Фото Татарстан Республикасы Һөнәр берлекләре тарихы музее тарафыннан бирелде

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
179
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру