Пулемётны автобуска төяп – авылга!

Чепьяда Халыклар дуслыгы музее бар. Аны беренче көннән үк җитәкләгән, һәр экспонатын бөртекләп җыйган кеше – СССРның халык мәгарифе отличнигы, II дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены иясе Гарифҗан Галиев. (Сүз уңаеннан, атна башында музейда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов булды һәм ветеранга Җиңүнең 75 еллыгына багышланган беренче медальне тапшырды.)

93 яшьлек сугыш ветераны белән без дә очраштык. Илле өч ел музейны җитәкләү дәверендә нинди генә каршылыклар, гаҗәп хәлләр белән очрашмаган ул. Шуларның берсе менә мондый: 
- Әлеге “Максим” пулемётын Пенза өлкәсенә барып алдым. Безнең Чепья тирәсендә дә Гражданнар сугышы бәрелешләре күп булган. Ел буе укучылар белән шушы урыннарда казу эшләре алып бардык. Нәтиҗәдә, сугыш кораллары, берничә  “Максим” пулемёты патроннары таптык. Кызыксынып китеп, 1989 елда ул Татарстан хәрби комиссариатына, “Максим” пулемётының үзе булмасмы икән дип, хат яздым, әмма җавап булмады. Шуннан Казанга, баш комиссар янына киттем. Эзли торгач,  Пенза өлкәсендәге бер хәрби часть складында мондый пулемётның барлыгы ачыкланды. Алар белән элемтәгә кердем. 

- Килеп алыгыз, ләкин юлга машинада чыгыгыз, яныгызда озата баручы да булсын, - диделәр. 
Машиналарны бармак белән генә саный торган чак, техниканы кемнән сорыйм инде. Тәвәкәлләп, юлга кузгалдым. Хәрби частьта исә кырт кистеләр: 
- Пулеметны машинада гына йөртергә ярый!

Озак сөйләшү-аңлашулардан соң, Гарифҗан Галиевка “Максим”ны бирәләр. Әле вокзалга кадәр илтеп тә куялар. Бу хәлгә куанып бетә алмаган музей директоры дулкынланудан машинада пулеметның чехолын да онытып калдыра. 62 килограммлы пулемёт күтәргән агайны, аңлашыла инде, поездга кертмиләр. Гарифҗан абый югалып калмый: коралны сүтеп, өч кисәккә аера да вагонга кереп утыра. Гөнаһ шомлыгына каршы, билет тикшерүче ревизорның аягы "Максим"га тиеп китә. Тарихчыга тагын музейга экспонат алып кайтуын озаклап аңлатырга туры килә. Казанга кайткач, шушы пулемёты белән шәһәр буйлап йөри. Кешеләр, бу тамашага аптырап, борылып-борылып карый...

Озын күзнең кыскасы, Гарифҗан ага маршрут автобусында пулемётны музейга алып кайтып җиткерә. (Күпме кул күтәреп торса да, юлда бер генә җиңел машина да туктамый!) Музейның яңа экспонаты өчен иң сөенгән кешеләр мәктәп балалары була. Бигрәк тә малайлар! 
 

Источник фото: https://vk.com/club65776846

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
73
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру