Путинның «Исәнмесез» диюе бөтен аренаны күтәрде

2013 елның 6 июленнән 7 июленә каршы төндә Казанда Бөтендөнья җәйге универсиадасы уты кабынды.

Cтудентлар Уеннары ачылышы тантанасы әлеге вакыйга уңаеннан махсус төзелгән «Казан Арена»да узды һәм берничә сәгатькә сузылды. Бәйрәмнең кульминациясе Универсиада утын кабызу булды. Дүрт яктагы дүрт факелдан төп касә юнәлешендә ут сукмаклары йөгерде һәм алар, билгеле бер ноктада очрашып, Универсиада утын кабыздылар. 45 мең кешелек  шыгрым тулы арена әлеге мизгелне көчле алкышлар һәм 45 мең фонарьдан (оештыручылар кергәндә һәр кешегә фонарь бирделәр – ред. иск.)  торган ут  «салюты»  белән каршы алдылар.

 

Казанга китерелгән Универсиада уты бер ел элек Франция Сорбоннасында кабызылган иде. Ут эстафетасында катнашучылар аны илебезнең күп кенә шәһәрләре, аннан соң Татарстан районнары буйлап йөрттеләр. Стадионга утны китерүне йөзү спорты ветераны  Юрий Фуниковка тапшырдылар. Ул эстафетаны дүрт кешегә: волейболистка Екатерина Гамовага, хоккейчы Наил Якуповка, чаңгы буенча паралимпияче Ирек Зариповка һәм дзюдо остасы Таһир Хайбулаевка тапшырды…

 

Ә бу күренеш алдыннан гына Россия Президенты Владимир Путинның үз чыгышын тамашачыларны татарчалатып «Исәнмесез» диюдән  һәм Казандагы Универсиаданы җәйге Олимпия уеннары белән чагыштырудан башлавы 45  мең кешелек «Казан Арена»ны күтәрде.

 

Уеннарны ачык дип игълан итү вакыты җиткәч, Россия Президенты трибунага Татарстанның ике президентын – гамәлдәгесе - Рөстәм Миңнехановны һәм ТРның беренче Президенты Минтимер Шәймиевне чакырды. Бары тик шуннан соң гына Владимир Путин  ХХVII Бөтендөнья студентлар уеннарын ачык дип белдерде. 

 

Сүз уңаеннан:

 

2013 елгы Универсиадага әзерлек вакытында Казанда  530 объект нульдән төзелде, реконструкцияләнде һәм ремонтланды, шул исәптән 31 спорт корылмасы да. Уеннарның мирасы –  «Казан Арена», Су спорт төрләре сарае, Теннис академиясе, Ишкәкле спорт төрләре үзәге һәм дистәләгән башка спорт корылмалары гына түгел. Бу Универсиада Авылы, яңа метро станцияләре, заманча терминалга ия халыкара аэропорт, зур тизлекле трамвай, унбер күп баскычлы транспорт чишелеше, аэроэкспресс, Төньяк вокзал да… Биш ел эчендә Казан гадәти вакыйгалар агышы булганда унбиш-егерме ел эчендә чишелә торган проблемалардан котылды.

 

Фото: Фото: kazan2013.com
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
131
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру