«Регионнарның ролен һәм мөстәкыйльлеген арттыру өчен реаль мөмкинлекләр туды…»

2005 елның 26 августында  РФ Президенты Владимир Путин Казанда Россия Федерациясе Дәүләт Советы утырышын үткәрде.

Утырышны ачып, Владимир Путин, бу көннәрдә күптән инде күпмилләтле һәм күпконфессияле Россиянең символына әйләнгән, аның мәдәниятенең байлыгын һәм тормыш рәвешләренең төрлелеген чагылдырган уникаль тарихка ия шәһәр үзенең 1000 еллыгын тантаналы төстә бәйрәм итә, дип билгеләп китте. «Казан — Россиядә яшәүче халыкларның социаль-мәдәни бердәмлегенә ачык мисал, — дип басым ясады дәүләт башлыгы. — Әлеге шәһәрнең юбилее, һичшиксез, гомумроссия әһәмиятенә ия һәм бүгенге Россиянең социаль-икътисадый тормышы өчен дә, сәяси үсеше өчен дә күп кенә кыйммәтле нәтиҗәләр ясарга мөмкинлек бирә».

«Бүген барыбызда да  дәүләтебезнең көченә һәм ныклыгына ышаныч барлыкка килгәч, регионнарның ролен һәм мөстәкыйльлеген арттыру өчен реаль мөмкинлекләр туды, — диде РФ Президенты. — Кешеләргә иң якын торган төбәк һәм җирле хакимиятләрнең, территорияләрдә булган проблемаларны нәтиҗәле хәл итү максатында, инициативалар өчен мөмкинлекләргә һәм үз ресурсларына ия булырга тиешлеге көн кебек ачык. Регионнарга өстәмә вәкаләтләр тапшыру  процессы актив бара».

Владимир Путин хакимиятнең төрле органнары арасында алга таба да вәкаләтләрне чикләү буенча закон проектын әзерләү, ил өчен яңа перспективалар ача торган алгарышлы стратегик идея эшләү, шулай ук дәүләт башлыгы каршындагы киңәшмә органы тарафыннан кабул ителә торган карарларны мониторинглау һәм контрольлек итү РФ Дәүләт Советы каршында торган өстенлекле бурычларга керә дип белдерде.

 Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев,  үзенең чыгышында субъектлар һәм  федераль үзәк арасында вәкаләтләрне чикләү мәсьәләсенә кагылып, болай диде:  «Демократиене – властьсызлык, ә хакимият вертикален федерализмны инкарь итү  дип карарга ярамый. Демократия хокукый базага таяна, ә федерализм — вәкаләтләрне төгәл чикләүгә, бу очракта хакимиятнең һәр баскычы үзенең хокукларын һәм бурычларын тәгаен белә. Бары тик шушы нигездә генә көчле дәүләт төзеп була».

«Шактый катлаулы проблемалар булуга да карамастан, бүген Россиядә алга таба да федерализмны үстерүнең төп принциплары салынган, дип әйтергә була. Бу еллар эчендә без регионнар һәм үзәк арасында үзара мөнәсәбәтләрне җайлый алдык. Федерация субъектларына күбрәк ышанырга кирәк, чөнки күп кенә мәсьәләләрне бары тик урыннарда гына хәл итеп була», — диде Минтимер Шәймиев.

 Утырышта катнашучыларга 1000 еллык Казан шәһәрендә җыелуның мөһим сәбәбе турында искәртеп, Татарстан Президенты әлеге вакыйганың татарстанлылар тарафыннан күпмилләтле республикабызга хөрмәт һәм ихтирам билгесе буларак кабул ителүе турында да әйтте. «Без федерациянең мөһим өлеше булып торабыз һәм шулай булып калачакбыз да», — дип ышандырды ул.

Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, вәкаләтләрнең күпчелеге регионнарга биреләчәк. Регионнарга вәкаләтләрне тапшырып, Хөкүмәт аларны финанс ягыннан тәэмин итәргә тиеш була, дип билгеләп үтте Владимир Путин. Моннан тыш, Россия Президенты федераль хакимиятнең территориаль органнарының параллель рәвештә эшләве һәм аларның төбәк структуралары функцияләрен кабатлаулары бетереләчәк, дип тә белдерде. «Әгәр регион җитәкчесенә вәкаләтләрне тапшыралар икән, бу аңарга акчалар да, үз регионында теге яки бу өлкәне җайлау мөмкинлеге дә бирелүен аңлата», — дип төгәллек кертте ул.

Фото: realnoevremya.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
72
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру