Республиканың беренче хөкүмәте оешуга 100 ел

Нәкъ бер гасыр элек АТССР Халык комиссарлары советы – республика хөкүмәте оеша.

«Автоном Татар Социалистик Совет Республикасы турында» Бөтенроссия үзәк башкарма комитетының 1920 елның 27 маендагы декретына ярашлы рәвештә, республика белән идарә итү функциясе АТССР Үзәк башкарма комитетына, АТССР Халык комиссарлары советына һәм депутатларның җирле советларына йөкләнә.

АТССР Советларының беренче гамәлгә кую съезды 1920 елның 26-27 сентябре көннәрендә уза. Анда катнашучылар АТССР Үзәк башкарма комитеты (Татар ҮБК) әгъзаларын сайлыйлар.

Татар ҮБКның беренче пленар утырышы 28 сентябрьдә үткәрелә. Анда Татар ҮБК Президиумын сайлау турындагы сорау карала, шулай ук республиканың беренче хөкүмәте – АТССР Халык комиссарлары советы төзелә. Хөкүмәт составына 15 кеше керә, АТССР ХКСның беренче рәисе Сәхипгәрәй Сәетгалиев була. ТР Президенты матбугат хезмәте материаллары буенча.

Фотода: Татар АССР делегациясе Эшче, крестьян, кызылармияче һәм казак депутатлары советының VIII Бөтенроссия съездында, Мәскәү ш., 1920 елның декабре (фотодокументлар, инв. № 640).

Чыганак: Татарстан Республикасы архивы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
221
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру