Родион Нахапетов хирурглар ярдәмен тэмин итте

Американың 26 хирургы Татарстандагы балаларның йөрәкләренә үтә дә катлаулы операцияләр ясады.

Стенфорд университеты табибларын 14 сентябрьдә Казанга Лос-Анджелеста яшәүче актер һәм режиссер Родион Нахапетов һәм аның хатыны Наталья Шляпникофф алып килде – аларның хәйрия фонды Татарстанга ике миллиард ярым долларлык медицина җиһазын кайтарткан, операцияләр хакын һәм кардиобелгечләрнең АКШтан Россиягә юл хакын түләгән. 

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы үз өстенә аларның Мәскәүдән Казанга юл хакын, ашату һәм яшәү чыгымнарын алган. Америка хирурглары йөрәк авырулы 25 балага операция ясаган. Татарстанда ике атна вакыт дәвамында Америка хирурглары ачык йөрәккә үтә дә катлаулы 19 операция ясаган, 11 баланың йөрәген операциясез генә дәвалаган, тумыштан йөрәк авырулы 160 балага тикшерү уздырган. 

Үз эшләрен төгәлләгәч, Америка хирурглары АКШка кайтып киткән. Аппаратларын һәм даруларын Казанның бер балалар клиникасына бүләк итеп калдырганнар.

Фото: stars-biography.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
213
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру