Россия флоты. Татарстан өлеше

Татарстанда төзелгән махсус билгеләнешле “Нахимовец” катеры кичә Санкт-Петербургта илнең төп хәрби-диңгез парадының динамик өлешен ачып җибәрде.

Хәрби-Диңгез флоты көнендә Невада узган көймәләрнең парад сафында шулай ук “Великий Устюг”, “Серпухов” ракета көймәләре һәм “Горький исемендәге завод”та төзелгән  махсус билгеләнешле тагын ике катер бар иде. “Василий Быков” патруль көймәсе кебек үк – Кронштадт рейдындагы парад сафында катнашучы.

Россиянең Хәрби-Диңгез флоты көнендә узган парадларда “Ак Барс” көймәләр төзү корпорациясенең предприятиеләреннән төрле вакытта суга төшерелгән 17 хәрби көймә һәм катер катнашты. Севастопольдә, Кара диңгездә парад сафларында “Вышний Волочек” белән “Орехово-Зуево” ракета көймәләре, “Дмитрий Рогачев” патруль көймәсе һәм махсус билгеләнешле ике катер үтте. Каспийскта хәрби сафның башында Каспий флотилиясенең флагманы – “Дагестан” ракета көймәсе барды. Аның артыннан ук “Татарстан” ракета көймәсе, “Град Свияжск”, “Углич” ракета көймәләре һәм махсус билгеләнешле катер иярде.

Балтийскта парадта “Яшел Үзән” кече ракета көймәсе катнашты.

“Ак Барс” көймәләр төзү корпорациясендә хәрби һәм гражданнар өчен көймәләр төзү эше белән 11 мең конструктор, инженер һәм эшче шөгыльләнә. Ел ахырына кадәр биредә Россиянең Хәрби-Диңгез флотына тагын ике өр-яңа көймә – “Грайворон” ракета көймәсен һәм “Павел Державин” патруль көймәсен тапшырырга планлаштыралар. Моннан тыш, холдингның предприятиеләрендә бүгенге көндә илнең Хәрби-Диңгез флоты өчен 17 көймә төзелеше бара, дип хәбәр итә “Ак Барс” корпорациясенең  матбугат хезмәте.

Фото: www.zdship.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
102
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру