Россиядә Борис Пастернакның беренче музее Татарстанда ачылды

1990 елның 10 февралендә РФ картасында бөек рус шагыйре, «Доктор Живаго» авторының илдә беренче музее пәйда булды. Ул Мәскәү тирәсендәге Переделкинода да, хәтта Мәскәүдә дә түгел, Татарстанда ачылды.

Чистайда булачак музейның экспозицияләре урнашырга тиешле «Пастернак»  йортын ремонтлаганда бүлмәнең ачык  тәрәзәсенә күгәрчен куна һәм, бер куркусыз, бик үҗәтләнеп, томшыгы белән пыяланы чукый, канатларын җилпи башлады, дип сөйлиләр. Бу хәлне барысы да яхшыга юрый, ә күгәрченне Борис Даниловичның рухы, җаны хәбәрчесе диләр. «Күгәрчен хәбәре» кабул ителә, һәм музей ачылышы көнендә бинага якын урнашкан храмда Борис Пастернак рухына дога кылалар.

Чистайда Борис Пастернакның әдәби музеена ТАССР Министрлар Советы карары белән нигез салына. Бу, әлбәттә, очраклы рәвештә генә эшләнми. Чулман ярында урнашкан шәһәргә әдәбият буенча 1958 елгы Нобель премиясе лауреаты 1941 елның 18 октябрендә эвакуацияләнә һәм монда ике елга якын яши. Чистай музее бөек шагыйрьнең 100 еллыгына ачыла, ул ел дөнья буенча  ЮНЕСКО карары нигезендә Пастернак елы дип игълан ителә. Шуңа да карамастан, «проблемалы» 1990 елда  Татарстанда әлеге музейның пәйда булуы – республика җитәкчелегенең алга карап эш итә белүенә, хәтта ки аның һәм әлеге җитди проектны гамәлгә ашырырга алынган энтузиастларның кыюлыгына дәлил булып тора.

Әлеге вакыйга алдыннан булган хәлләр турында  республика басмасында музей оештыру башлангычы белән чыгучыларның һәм аны оештыручыларның берсе, Татарстан Милли музееның элеккеге генераль директоры Геннадий Муханов искә ала. «Бервакыт миңа Чистайдан туган якны өйрәнүче танылган белгеч, минем  элеккеге укытучым Нина Степановна Харитонова шалтыратты һәм шатлыклы хәбәр җиткерде: сугыш вакытында Борис Пастернак яшәгән йорт хуҗалары - Вавиловлар күченеп китәргә җыеналар һәм «Пастернак» бүлмәсендәге барлык әйберләрне һәм җиһазларны сатарга ризалар икән. Нәкъ шул мизгелдә башыма ялт итеп бер уй килде: әгәр мемориаль әйберләрне һәм предметларны сатып алу форсаты туган икән, димәк, музей төзү мөмкинлеге дә барлыкка килә. Тик нәрсәдән башларга соң? Беренчедән, шәһәр фатирны музей максатларына бирергә тиеш. Ләкин мин шәһәр хакимиятенең моңа әллә ни теләге юклыгын беләм. Алар гомумән бу эш белән  шөгыльләнергә теләрләрме  әле? Ул елларда Борис Пастернакның исеме генә дә төрле дәрәҗәләрдәге түрәләрне генә түгел, гади халыкны да сагаерга мәҗбүр итә иде. Моннан тыш, сугыш чорыннан ук сакланып калган предметларны сатып алу өчен акча кирәк булачак. Әмма бер әйбер турында туктаусыз уйланганда, уй-фикерләр әкренләп үзеннән-үзе матдиләнә башлый кебек. Һәм менә бервакыт эш буенча Мәскәүгә баргач, дустым – архитектор, рәссам һәм шагыйрь  Марс Гыйсмәтуллин белән очраштым. Ул Пастернак шигырьләрен ярата һәм, Чистайда шагыйрьнең музеен төзү идеясен хуплап кына калмыйча, проект авторы буларак үзенең ярдәмен (өстәвенә, ул вакытка бөтенәй бушлай) тәкъдим итте. Ләкин әлеге идеяне республика җитәкчелеге хуплавыннан башка гына тормышка ашырып булмаячагы аңлашыла иде. Шуңа күрә барысын да бизмәнгә салып үлчәдек тә, мин республика Министрлар Советы рәисенең беренче урынбасары Мансур Хәсәнович Хәсәновка хат юлладым. Хатка  Чистайда Б.Л.Пастернак музеен - яңа филиалны ачу өчен таләп ителгән чыгымнарның җентекле сметасын да беркеттем. Уңай җавап шактый тиз килде, һәм анда Мәдәният министрлыгы, Финанслар министрлыгы һәм Чистай шәһәр башкарма комитеты каршына  конкрет бурычлар  куелган иде. Тиздән республика бюджетыннан, музей төзелешенә дип, 400 мең сум акча бүленде. Ул заманнарда (акчалар җитмәүчелек, хезмәт хакларын түләүдә тоткарлыклар шартларында) бу шактый саллы акчалар булды. Еллар үткән саен мин Татарстанда музейлар эшен алга җибәрүгә зур  өлеш керткән  Мансур Хәсәнович Хәсәновны аерым бер җылылык белән искә алам…».

Борис Пастернакның Чистайда үзе яшәгән йортка багышланган шигыре.

- Когда я с честью пронесу

Несчастий бремя,

Означится, как свет в лесу,

Иное время.

И я по множеству примет

Свой дом узнаю.

Вот верх и дверь в мой кабинет,

Вторая с краю.

Вот спуск, вот лестничный настил,

Подъём, перила,

Где я так много мыслей скрыл

В тот век бескрылый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
66
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру