Рөстәм Миңнеханов ике телдә ант бирде

Нәкъ 10 ел элек, 2010 елның 25 мартында, Рөстәм Миңнеханов рәсми рәвештә Татарстан Республикасы Президенты вазыйфасына кереште.

Рөстәм Миңнеханов ике дәүләт телендә ант бирде. 800 кунак катнашындагы тантаналы җыелыш Казанның  С. Сәйдәшев исемендәге Зур дәүләт концерт залында узды. Татарстан Президенты вазыйфасында Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиевне алыштырды.

Тарихи белешмә:

Татарстанның беренче Президенты, республика белән 18 елдан артык җитәкчелек иткән Минтимер Шәймиев 2010 елның гыйнварында әлеге вазыйфасында вәкаләтләрен алга таба озайтмау турында  үтенеч белән РФ Президенты Дмитрий Медведевка мөрәҗәгать итте (вәкаләтләр срогы 2010 елның 25 мартында төгәлләнә иде). «Бердәм Россия» партиясе Дмитрий Медведевка өч кандидаттан торган исемлек тәкъдим итте. Әлеге исемлеккә Татарстанның ул вакыттагы Президенты Минтимер Шәймиев, республика парламенты Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов кертелгән иде.

Россия Президенты Дмитрий Медведев «РФ субъектлары дәүләт хакимиятенең закон чыгару (вәкиллекле) һәм башкарма органнарын оештыруның гомуми принциплары турында» 1999 елның 6 октябрендәге 184-ФЗ номерлы Федераль законның 18 маддәсе һәм «Сәяси партияләр турында» 2001 елның 11 июлендәге 95-ФЗ номерлы Федераль законның 26 маддәсе нигезендә Татарстан Республикасы Президенты вәкаләтләре бирү өчен республиканың Дәүләт Советы карамагына Рөстәм Нургали улы Миңнеханов кандидатурасын тәкъдим итте.

Февраль аенда Татарстанның Дәүләт Советы утырышында республика Президенты вазыйфасына Рөстәм Миңнеханов кандидатурасы каралды. Депутатлар РФ Президенты тәкъдим иткән кандидатураны ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан хуплады.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
147
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру