Самолетлар  Босфорга юл ала

Беренче даими халыкара авиарейс Казан белән Истанбулны тоташтырды.

Татарстан авиалинияләре» авиакомпаниясенең  «Ту-154М» экипажы тарафыннан 1992 елның  26 октябрендә башкарылган рейсны чын мәгънәсендә эпохаль дип атарга мөмкин. Республиканың иң яңа тарихында беренче мәртәбә Татарстан башкаласын чит дәүләт белән даими маршрут бәйләде. Татарстанлылар беренче тапкыр гадәти кассада билет сатып алып, чит илгә чыгу мөмкинлегенә ия булдылар – дистә еллар дәвам иткән «тимер пәрдә» бу турыда хыялланырга да урын калдырмый иде.

Истанбулга беренче рейс ТР башкаласыннан бик иртә кузгалды, салондагы урыннарның бер өлешен Татарстанның рәсми делегациясе вәкилләре биләде. 

Һәр кешегә истәлеккә бүләк  – Diorдан аксессуар тапшырылды. Өч сәгатьтән соң, төрек аэропортында матбугат конференциясе уздырылды,  бәйрәм табыны да әзерләнгән иде. Шулай да рәсми делегация составына кергән беркемгә дә Истанбулдагы матурлыкларны күрергә насыйп булмады, чөнки шул ук рейс белән алар кире Татарстанга әйләнеп кайттылар.

Истанбул Казан белән даими рейслар оештырылган  беренче чит ил шәһәре буларак очраклы рәвештә генә сайланмады. СССР таркалып,  Россия базар рельсларына күчкәннән соң ук,  Төркия Татарстанның төп партнерларының берсенә әверелде, икътисадый һәм мәдәни бәйләнешләр көннән-көн арта барды. Арзан төрек товарлары җәлеп иткән алыпсатарлар армиясе дә торган саен ишәя барды. Болар барысы да рейсның популярлык казаначагына гарантия иде.          

Фото: facebook.com/airportKazan
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1605
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру