«Шерман» Берлинга чакырусыз-нисез керде

Берлин штурмына өч көн кала, Америкада эшләнгән «Шерман» Густаф-Адольф штрассега бәреп керә дә гусеница астына эләккән төрле шакшы нәрсәләрне таптап уза — танкка каршы өч тупны һәм иллеләп немецны юк итә. Гарапша Шаһимәрдәновның танкы фашист оясында һич көтелмәгән кунак булып чыга.

Немецлар башкаласына капитан Шаһимәрдәнов тарафыннан үрнәк рәвештә үткәрелгән сугышчан разведка, «Шерман» танклары ротасы командирының аннан соң да кылган батыр гамәлләре лаеклы бәяләнә. 1945 елның 5 маенда танк бригадасы командиры, подполковник Евсей Вайнруб Гарапшаны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү турында бүләкләү кәгазенә кул куя. Шаһимәрдәновның анда санап үтелгән батырлыклары, һичшиксез, бу дәрәҗәгә лаек була.
22 апрельгә каршы төндә «Шерман» танкында, тарихка кереп калган рейд ясап, фашистларның йокысын качырганнан соң да, Гарапша тагын ике тапкыр батырлык күрсәтә. 24 апрельдә, танк батальоны Гогенцоллерн каналы аша кичүне кулга төшерү турында әмер алгач, немецларның тылына кереп, Шаһимәрдәнов үз ротасы белән кискен һөҗүм ясый, 45 танк һәм үзйөрешле орудиене кулга төшерә, алтмышка кадәр кешене кырып сала. Ә бер атна узгач, 1 майда, Берлинерштрассега үтү юлы өчен сугышта, алдынгы отрядта хәрәкәт итеп, танкка каршы дүрт һәм зенитлы ике пушканы, 95 солдат һәм офицерны юк итеп, хәрби бурычның уңышлы үтәлешенә зур өлеш кертә.


Шаһимәрдәновны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү документларын бер-бер артлы 1 нче механикалаштырылган корпус командиры, генерал-лейтенант Семен Кривошеин, аннары 2 нче гвардия танк армиясе командующие, генерал-полковник Семен Богданов һәм Армия хәрби советы әгъзасы генерал-майор Петр Латышев раслый.

Ә нәтиҗәдә исә, 1945 елның 30 маенда 1 нче Белоруссия фронтының бронетанк һәм механикалаштырылган гаскәрләре командующие фәрманы нигезендә капитан Гарапша Шаһимәрдәнов I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Ни өчен Герой исеме бирмәгәннәр? Бәлки, Берлин урамына беренче булып илебезнең Т-34 танкы түгел, ә бәлки лендлиз буенча алынган «Шерман» бәреп керүе югарыда утыручыларга ошап бетмәгәндер, ә бәлки, ул чор өчен саллы башка сәбәпләр дә булгандыр.
 
Ә герой үзе нәрсә соң? Аңа иң мөһим бәхет елмая — 1941 елның 5 ноябрендә Саба районыннан үз теләге белән фронтка киткән тарих укытучысы туган ягына сау-сәламәт килеш әйләнеп кайта. Уллары әйтүенчә, бары бер нәрсә— танк белән Рейхстагка кадәр үк барып җитә алмавы турында гына зарланып искә ала торган булган ул.
 
P. S. 2007 елда РФ Оборона министрлыгы кайбер документлардан серлелек пәрдәсен алып ташлый. Андыйлар арасында Гарапша Шаһимәрдәновны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итү турында бүләкләү кәгазе дә була. Берничә елдан соң бу документның күчермәсен каһарман сугышчының туганнарына тапшыралар.

Досье:

Гарапша Шаһимәрдән улы Шаһимәрдәнов. 1905 елда Арча районының Түбән Әзәк авылында туа. 1927-1929 елларда кавалериядә хезмәт итә. Саба районында тарих укытучысы булып эшли. 1941 елның 5 ноябрендә үз теләге белән фронтка китә. 1943 елның июненнән — Казан югары бронетанк офицерлар мәктәбе тыңлаучысы. 1944 елның апреленнән — 37 нче механикалаштырылган бригада составында взвод командиры. 1945 елның гыйнварыннан — 1 нче Белоруссия фронтының 219 нчы танк бригадасында рота командиры, капитан. I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Берлинны алган өчен» медале белән бүләкләнгән. Җиңүдән соң Саба районында яши һәм эшли, ике кыз һәм өч ул тәрбияләп үстерә.

Фото: sibnarkomat.livejournal.com, kremnik.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
115
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру