Шулай итеп Зеленогорск Ленин шәһәренә әверелде…

1955 елның 18 августында ТАССР картасында яңа шәһәр пәйда була.

Ул көнне РСФСР Югары Советы Президиумы Яңа Писмән эшчеләр бистәсен республика буйсынуындагы шәһәргә әйләндерү һәм аңа Лениногорск дигән исем бирү турындагы Указ кабул итә.

Шәһәр үзенең тууы белән зур нефть чыганагы табылуга бурычлы: 1948 елның 25 июлендә Яңа Писмәннән җиде километр ераклыкта нефть фонтаны ата – шул рәвешле дөньяда иң эреләрдән саналган Ромашкино нефть чыганагы ачыла.

Инде ике елдан соң Писмәндә «Татбурнефть» тресты эшли, киң күләмдә беренче нефтьчеләр бистәсе төзелеше башлана, халык  аны үзе Зеленогорск дип атый башлый.  Биш ел эчендә биредә 126,5 мең квадрат метр торак, «Нефтьче» клубы, биш мәктәп, янгын депосы, китапханә, хастаханә шәһәрчеге, ипи заводы төзелеп  кулланышка тапшырыла. Бөгелмә шәһәреннән монда кадәр тимер юл да сузыла.

РФ ЮС Президиумы Указы чынлыкта булганны раслый гына, чөнки Яңа Писмән урынында инде яңа шәһәр калкып чыккан була. Дөрес, төзүчеләр биргән исемне калдырып булмый – илебез картасында Зеленогорск урынына тагын бер Лениногорск пәйда була. Бу Казахстандагы -Лениногорскига, Үзбәкстандагы - Ленинскига, Таҗикстандагы - Ленинабадка, Әрмәнстандагы Ленинаканга өстәп.

СССР таркалган вакытка Татарстандагы Лениногорскида 62 мең кеше яши иде, хәзерге вакытта – 63 меңгә якын.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
92
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру