«Су анасы» аның музыкасына бии

«Кыр казлары киткәндә», «Белсәң иде», «Әйткән иден» – күптән инде халыкныкы итеп кабул ителә торган популяр җырлар. Аларның авторы – композитор Әнвәр Бакиров.

Мөгаен, композитор өчен бу иң зур бәядер. Бакиров һәм аның иҗаты – халык фикере белән профессионаллар фикере тәңгәл килә торган сирәк очракларның берсе. Композиторның  “Су анасы” балеты Казан сәхнәсендә дистә ел дәвамында бара, Бакиров аның өчен Тукай премиясенә лаек була. Аның хор, солистлар, хикәяләүче һәм симфоник оркестр өчен җиде өлештән торган “КАМАЗ” ораториясе РСФСР Мәдәният министрлыгы тарафыннан югары бәяләнә. 
Шул ук вакытта композитор беркайчан да уңышларына кинәнеп иркенәеп китми. “Су анасы” тулы заллар җыйганда да, ул икенче бер олы проектын гамәлгә ашыру белән мәшгуль була. КАМАЗда... 800 кешелек хор коллективы оештыра. Проект уңыш казана, Бакиров соңыннан “КАМАЗ төзелешенең алдынгысы” дигән исеме белән горурлана торган була. 

Ул беркайчан да кабинетта гына утыра торган композитор булмый, оештыру сәләтенә ия шәхес һәрвакыт урын алыштырып тора. Үзешчән коллективлар җитәкчесе сыйфатында Татарстанны йөреп чыга, укыта. Алабугада музыка мәктәбен оештыра (аның исемен йөртә), татар телендә музыка буенча кулланмалар яза. 

– Аңлашыла ки, дүрт бала  үскән йортта иҗат итү җиңел түгел. Һәм әти еш кына илһам эзләп, төрле авылларга китә, анда берничә ай яши һәм көй яза, - дип сөйли композиторның кызы Гөлнар Әнвәр кызы. – Әмма ул шундый аралашучан, энергияле кеше иде, күпмедер вакыт узуга ул шундагы китапханәләрдә лекцияләр укый, балаларны музыкага өйрәтә, үзешчән сәнгать коллективлары оештыра башлый, хәтта берничә музыка мәктәбе дә ача. 

Әнвәр Бакировның иҗат мирасын 380ләп җыр тәшкил итә. “Тукай” операсы бар, ул аны 1982 елда Әхмәт Исхак белән бергәләп иҗат итә. Аны куярга да алалар, ләкин нишләптер куелмый кала... 

Замандашлары Бакировның бик аралашучан һәм юмарт булуын хәтерли – кешегә соңгысын бирергә дә әзер була ул. Талантларга ярдәм итәр өчен барысын да эшли. Аларны үзешчән артистлар арасыннан таба, үзләрен күрсәтергә, олы сәхнәгә чыгарга мөмкинлекләр бирә. Һәм ялганны бөтенләй кабул итми торган була. 

Бүген Әнвәр Бакировка йөз яшь тулды. 

Досье:

Әнвәр Закир улы Бакиров, композитор.  1920 елның 7 июлендә Казанда туган. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе (1981), ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты (1973), Татарстан Республикасының халык артисты. Бакировның иң зур әсәрләренең берсе булып “Алтын тарак” (1957) балеты – яңа редакциядә “Су анасы” (1971) санала. Бакиров “Тальян моңы” музыкаль комедиясенең , 380ннән артык җыр авторы. 2001 елда вафат булган. 

Фото: artistlar.ru, izi.travel

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
123
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру