Талиблар Казан самолетын кулга төшерә

Казанның «Аэростан» авиакомпаниясенең «Ил-76» самолеты Тиран – Шардж – Кабул рейсына чыга. Әфганстан өстеннә очып барганда,  җирдән ультиматум килә самолетны Кандагарга утыртыгыз – югыйсә бәреп төшерәбез...

1995 елның 3 августында була ул хәл. Талиблар йөкне тикшерәбез, дип, самолетны утыртуны таләп итә. Сәбәп кенә икәне аңлашыла инде. Экипаж нәрсә эшләргә икән дип вакытны суза. Һавага күтәрелгән истребитель исә аңлашылырлык итеп катгый таләп куя: “Буйсынмасагыз – бәреп төшерәбез”. Җиргә төшеп утырырга хәл итәләр. Ил-76 Кандагар аэропортына төшүгә, самолетка талиблар бәреп керә. Бер көн узгач, әсирләрне Кандагарга күчерәләр. Биредә, сарайга охшаган бер бинада,экипажның 7 кешесе,тышкы дөньядан тәмам аерылып, 378 көн уздырачак.

– Кабулга өченче тапкыр очуыбыз. Рөхсәт ителгән йөк илтәбез – патроннар һәм амуницияләр, - дип хәтерендә яңарта ул вакыйгаларны самолетның икенче очучысы Газинур Хәйруллин. – Ул шәһәрне исламчылардан саклаучы хөкүмәт гаскәриләре өчен иде. Әфганстанда  “Талибан” хәрәкәте террорлык эшчәнлеген башлап җибәргән чак.

- 2010 елда чыккан фильм (анда безнең беренче пилот Владимир Шарпатов баш консультант булды) әсирлектәге хәлебезне бик яхшы күрсәтә. Ләкин ул да безнең куркуыбызны, хәтта һәр көнне без кичкән билгесезлек упкынының тирәнлеген ачып бетерә алмый, - дип сөйли Газинур Хәйруллин. – Кайчагында өметсезлек буа башлый иде. Талиблар безне җибәрәчәкме, җәзалаячакмы – бернәрсә белмибез, аларның бездән нәрсә теләвен дә белмибез. Алар бик кызу канлы, импульсив кешеләр, эш-гамәлләре без белмәгән һәм аңламаган башка кануннарга буйсына.

Әсирләр янына мулла килеп йөри, дини әдәбият алып килә. Экипажны әледән-әле ислам динен кабул итәргә өндиләр. Барысы да – юкка. Мулла талиблар ягыннан әсирләргә карата кешелеклелек күрсәткән  бердәнбер кеше була. Шунда яшәүче бер ир белән хатын хыянәттә тотылгач, аларны таш атып җәзалаганда, мулла үзе экипаж кебек үк шок кичерә. 

- Мин “төрмәбезнең” ишегалдында бер-ике тимер табып алдым,  күпме булдыра алам, шуның кадәртимердә атындым. Ул даими җанны кимереп торган курку хисеннән коткара иде. Һәрдаим туган йорт, әти-әни, үзебезнең Чүпрәле искә төшә. Үтереп кайтасы килә. Менә шул туган якка омтылыш миңа һәм иптәшләремә кеше булып калырга ярдәм иткәндер дә инде. Һәм тагын бер ышаныч: күңелем түрендә безне бәладә калдырмаячаклар,  азат итү турында сөйләшүләр бара, дигән иман яшәде.

Ә сөйләшүләр, чыннан да, бара. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев вәкиле Тимур Акулов талиблар белән бик катлаулы сөйләшүләр алып бара, алышуның мөмкин булган барлык вариантларын тәкъдим итеп карый. Инде сөйләшү уңай нәтиҗәләр бирде, 1996 ел башында, ниһаять, экипажны җибәрәләр, дигәндә,эшнең җае китә.

Гыйнварда Хәйруллин һәм аның иптәшләренең өметҗуела башлый.

- Атарлар инде, дип уйладык без. Өстәвенә, шундый бер “репетиция” дә булды – ташландык фабрикага алып килеп, төне буе бикләп тоттылар. Күрәсең, талиблар безне мөмкин кадәр файдаланып калырга тели иде, - дип сөйли икенче пилот. – Дөнья җәмәгатьчелегенең безгә булган игътибары аркасында, аларны таный башладылар һәм алар массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясау мөмкинлегенә ия булды. Алар, моннан файдаланып, үзләренең экстремистик идеяләрен үткәрергә тырышты.

Самолетнытиешле хәлдә тоту өчен экипажны атнага бер тапкыр двигательләрне эшләтеп карарга дип, очкыч янына алып киләләр.Җирле халык үзе самолетны кабыза да, йөртә дә белми. Тора-бара, план димәсәң дә, качу уе барлыкка килә. Шулай бервакыт, җомга көнне, ислам кануннары буенча ялвакытында, экипажны самолет янына алып киләләр.

- Башта ярдәмче двигательне кабызып карадым, әмма коточкыч эссе һава шартларында – Цельсий буенча 50 градуста ул кабынмады. Тарханга, безнең каравылчыга, двигательнең суынганын көтәргә кирәк, дидек. Боевиклар безне сакларга өч сакчы калдырып, аэропорт бинасына чәй эчәргә кереп киттеләр. Һәм мин тәвәкклләргә булдым, - дип искә ала ул көнне Газинур Хәйруллин. – Без радист Юрий һәм сакчыбыз Әсхәт белән кабинада идек. Мин бер-бер артлы двигательләрне кабыза башладым. Беренчесе, икенчесе. Инженер Серега минем нәрсә эшләргә җыенганны шунда ук аңлап алды һәм алар койрык өлештәге люкларны күтәрергә тотынды. Мин өченче двигательне кабыздым, ләкин беренчесе сүнде. Ләкин без артка юл икәнне аңлый идек: йәниятебезне тормышка ашыруны дәвам итәргә, йә үләргә. Бәхеткә, теге двигатель кабынды.

Аннан соң без һавага күтәрелдек. Күтәрелгәндә, очып китү полосасына чыккан боевиклар машинасы белән чактан гына бәрелешмичә калдык. Талибларның “Уралы”ына ун метр кала самолет җирдән аерылып, күккә күтәрелгәч, сакчылар нәрсә булганын аңлап алды. Аларны тиз арада коралсызландырдык, югыйсә самолет җиргә мәтәләчәк, дип аңлаттык.

- Мин, радарларга эләкмәс өчен, бик түбәннән очарга тәкъдим иттем.Шарджа белән элемтәгә чыктык. Диспетчерлар безгә ышанмады. Аннан соң кемнеңдер чынаягы төшеп киткәне ишетелде, һәм, ниһаять, нәрсә булганын аңлап алдылар. Без шатлыктан кычкыра идек инде, - дип искә ала Газинур Хәйруллин.

Шарджда экипажны Россия вәкилләре каршы ала. Алай да Россия очучыларын бер тәүлек җирле полициядә тоталар, сорау алалар. Шуннан соң гына Мәскәүгә кайтарып җибәрәләр.

Батырлык күрсәткәннәре өчен Владимир Шарпатов белән Газинур Хәйруллинга “Россия Герое” исемнәре бирелә. Экипажның калган әгъзалары Кыюлык орденнары белән бүләкләнә. Барысы да очучылык эшен дәвам иттерә. Дүртесе, шул исәптән Газинур Хәйруллин да, Ульяновскиның “Волга-Днепр” авиакомпаниясендә эшли. Безгә әлеге тарихны сөйләгән каһарман Ил-76да оча. Ул штурвал артына җиңел кайта. Кабулга да, Кандагарга датагын берничә тапкыр очарга туры киләаңарга. Әмма әсирлекне гомерендәге иң куркыныч вакыйга итеп хәтерли.

- Безнең бу тарих – бәләкәй һәм олы батырлыкларның бер-бер артлы тезелгән чылбыры ул. Аларны гап-гади кешеләр эшләгән. Минем өчен ватанпәрвәрлек – үзеңнең кем икәнеңне, каян икәнеңнеонытмау, тарихыңны белү, - ди Газинур Хәйруллин. – Батырлык та әнә шуңа ватаныңа һәм тарихыңа лаек булу теләгеннән туа.Сиңа кадәр яшәгән ватандашларың үткән юлга лаек булу теләгеннән.

Фото: Русская Семерка

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
74
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру