Тарих язган кешеләр турында

1920 елның 27 маенда Бөтенсоюз Үзәк Башкарма Комитеты һәм РСФСРның Халык Комиссарлары Советы тарафыннан кабул ителгән Автономияле Татар Социалистик Совет Республикасы* төзелү турындагы Декрет ТР Дәүләт Советында ун ел элек ачылган “Республиканың тууы” күргәзмәсенең төп экспонаты булды.

ТР Милли музее тарафыннан тәкъдим ителгән раритетлар арасында – ТАССР барлыкка килүнең үзенчәлек бер елъязмасын тәшкил иткән предметлар һәм документлар. Республиканың беренче көнен истәлеккә калдырган фотолар бар: 1920 елның 25 июнендә Казан губерна башкарма комитеты тантаналы рәвештә хакимият вәкаләтләрен Вакытлы революцион комитетка тапшыра. Инде саргайган аклы-каралы кадрлар милли-азатлык хәрәкәтенең күренекле эшлеклеләренең сурәтләрен, беренче хәрби парадны, Коминтернның II Конгрессы делегатлары төркеменең Казанга килүен һәм башка бик күп вакыйгаларны безнең өчен саклый. Уникаль экспонатлар арасында – республиканың беренче байрагы, Идел-Урал Штаты чикләрен күрсәткән карта һәм республиканың 1920 елгы комачта беренче административ карталары.

Күргәзмәне оештыручылар тарихның караңгы сәхифәләре турында да дәшми калмаган, мәсәлән, 1937 елның репрессияләре турында: республиканың чишмә башында торучылар йә атып үтерелгән, йә Сталин лагерьларена озатылган. Гаяз Исхакый, РСФСРның Милләт эшләре буенча халык комиссариатының Үзәк мөселман комиссариаты комиссары Мулланур Вахитов, Идел-Урал Штаты, Татар-Башкорт ССРын һәм ТАССР проектларын эшләү буенче белгеч Галимҗан Шәрәф, РСФСРның Милләт эшләре буенча комиссариатының Үзәк мөселман комиссариаты рәисе Мирсәет Солтангалиев, Вакытлы Ревкомиссия рәисе һәм 1920-1921 елларда ТАССРның Халык Комиссарлары Советы рәисе Сәхибгәрәй Сәетгалиев – бу сәясәтчеләрнең һәркайсына аерым бүлек багышланган.

 

Аерым бүлек – Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев эшчәнлеге турында.

 

Фото: Татарстан Республикасының Архив

 

*Республика 1936 елның 5 декабренә кадәр шулай дип йөртелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
142
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру