Тарихта бу көн: Муса Җәлил ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисенә нәрсә турында язган 

Онытылмас кешеләр тормышыннан онытылган вакыйгалар

1942 елның 23 гыйнварында, Муса Җәлил кызыклы бер хат  яза. Хат аның хатынына да, кызына да, дусларына да юлланмаган, ул ТАССР Югары Советы Рәисе Гали Динмөхәммәтовка аталган.

Кечкенә генә хат әлеге ике шәхес арасында мөнәсәбәтләрнең эчкерсезлеге, гадилеге турында сөйли. Сезгә хатны ничек бар, шулай тәкъдим итәбез.

«Динмөхәммәтов ага!

Бер нәрсә өчен сез мине зинһар гафу итә күрегез! Мин сезгә 600 сум бурычлымын. Ләкин һаман шуны бирә алганым юк. Киткәнче ничек  тә акча алмадым. Иптәшем Әминәгә курстан язган идем. Ул без акча алганда сезгә барган, туры китерә алмаган. Аннан тагын тотып беткән ( бетергән – ред.). Мин  шушы көннәрдә татгосиздаттан (акча – ред.) алачак һәм (иптәшем – ред.) шунда ук сезгә китереп тапшырыр. Сез мине болай озак тоткан өчен кичерегез инде. Хәлем шулайрак булды.

Сәлам белән, Муса».

23.1.42.

Бүген әлеге хат Россия Федерациясенең Архив фондындагы Дәүләт уникаль документлар реестрына кертелгән  

Ике ел да җиде айдан соң Берлиндагы  Плётцензее төрмәсендә Җәлилнең һәм яшерен оешмага кергән башка татар әсирләренең  башларын кисәләр. Үләр алдыннан мулла белән очрашырга рөхсәт бирелә, Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре,  кулларын Коръәнгә куеп, тормыш белән саубуллаша.

«Моабит дәфтәренә» кергән “Катыйльгә” шигыре дә ватандашларыбызның көчле рухы турында:

«Мин тез чүкмәм, катыйль, синең алда,

Кол итсәң дә, тоткын итсәң дә,

Кирәк икән, үләм аягүрә,

Балта белән башым киссәң дә.

Меңен түгел, бары йөзен генә

Юк итәлдем синең сыңарның,

Һәм халкымнан, кайткач, шуның өчен

Мин, тезләнеп, гафу сорармын»

Ноябрь, 1943 ел.

1956 елда  Муса Җәлилгә Советлар Союзы Герое исеме бирелә , «Моабит дәфтәрләре» Ленин премиясенә лаек була... Вафатыннан соң...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
100
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру