Ташламалы төшке ашлар – бары тик профсоюз әгъзаларына гына

Казан ашханәләре чын хезмәт кешеләрен шатландыра. Алар өчен төшке ашлар хәзер, калганнар белән чагыштырганда, ике-дүрт мәртәбәгә арзанрак.

1930 елның март башында  «Красная Татария» газетасы хәбәр иткәнчә, шул көннән башлап, Казан үзәк эшче кооперативының барлык ашханәләрендә бертөрле генә ризыктан әзерләнгән стандарт төшке аш катгый норма буенча бирелә. Хәзер хезмәт кешеләре ташламалы тариф буенча ашый алалар: шәһәрдә кырык биш тиенгә, ә Елга аръягында – егерме биш тиенгә. Моның өчен профсоюз билетын яисә эш урыныннан белешмә күрсәтү дә җитә. Калган гражданнар шул ук төшке аш өчен бер тәңкә түләргә тиеш була. Ризыкны сайлар өчен вакыт әрәм итеп торасы юк: барысы да алдан язып куелган. Айның җөп санлы көннәрендә итле ризыклар бирелә, так санлы көннәрдә — итсез, вегетарианнарныкы. Бер стакан чәйгә шикәр комы нормасы - 10 грамм.  Төшке ашларын термоста алып китәргә теләүчеләр өчен кагыйдәләр тагын да катгыйрак: айның 15 көнендә аш кына алырга була, алты көн – ярмадан пешерелгән икенче блюдолар һәм камыр ризыклары, өч көн – бәрәңге ризыклары.

Р.S. СССРда уртача хезмәт хакы - 75 сум (1929 ел).

Источник фото 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
94
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру