ТАССР 100 еллыгын Ханты-Манси автоном округында да билгеләп үттеләр

Бүген Нижневартовск (Ханты-Манси автоном округы) шәһәре Милли мәдәниятләр үзәгендә ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы уздырылды.

Тантанада  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразыев,  Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов һәм Югра губернаторы урынбасары Николай Милькис катнашты. Васыйл Шәйхразыев ХМАОнда яшәүче татарлар диаспорасы вәкилләренә Бөтендөнья татар конгрессының 2020 елга каралган планнары, ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү һәм 2020 елда Бөтенроссия халык санын алу кысаларында оештырылачак чаралар турында сөйләде.

ТАССРның 100 еллыгы флагын символик рәвештә күтәрү тантанасы диаспора өчен әлеге юбилей датасының мөһимлеген раслады. Нижневартовск шәһәре башлыгы Василий Тихонов сүзләренә караганда, татарлар төбәкнең икътисадый үсешенә зур өлеш кертәләр.

ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышлап  уздырылган концертта Татарстанның халык артисткасы Хәмдүнә Тимергалиева һәм җырчы Илһам Шәриф чарада катнашучы якташларына иҗади сәлам юлладылар.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәрләре буенча.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
66
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру