ТАССРның 10 еллыгына – амнистия!

Татар республикасының 10 еллыгына 6 июль көнне билгеләп үтәргә , бу көнне бәйрәм көне дип игълан итәргә – ТАССР хакимиятләре 1930 елның маенда шундый карар чыгара.

«Красная Татария» газетасында басылып чыккан бәйрәм программасы  күп пунктлардан тора. Анда Татариянең тарихын, аның казанышларын һәм партиянең гомуми милли сәясәтен өйрәнү буенча эшче түгәрәкләрне эшләтеп җибәрүдән алып, юбилей көнәрендә «сәнәгать, авыл хуҗалыгы, мәдәният һәм социалистик төзелешнең башка өлкәләрен колачлаган бөтентатар күргәзмәсен» оештыруга кадәрге чаралар кергән .

Газета шулай ук болай дип яза: «Юбилейга түбәндәгеләрне: амнистия игълан итүне, уку йортларында стипендияләр билгеләүне, атказанган артистларны, фән эшлеклеләрен атауны, карт партизаннар – гражданнар сугышында катнашучыларны бүләкләүне, хәрби һәм хуҗалык фронтларында (заводлар, эре колхозларда һ.б.лар) аерылып торганнарга премияләр тапшыруны күз уңында тоткан хөкүмәт карарлары дөнья күрәчәк. Унъеллыкка докладчылар өчен махсус тезислар, халык күңел ачу чаралары өчен киңәш ителгән пьесалар һәм программалар исемлеге, эшчеләр һәм крестьяннар өчен Татар республикасында узган унъеллыктагы уңышлары, Ленинның милли сәясәте турындагы брошюралар, республиканың икътисадый-географик хәле турындагы очерк, «ТРның 10 еллыгына» җыентыгы, «ТР 10 ел эчендә» статистика җыентыгы, ТР күренешләрен үз эченә алган альбом, открыткалар, плакатлар һ.б.лар басылып чыгачак».

ВКП (б) өлкә комитетының басма органы шулай ук һәр фабком һәм завкомның, һәр учреждение һәм предприятиенең, һәр вуз, мәктәп, фәнни җәмгыятьнең, хәрби часть, һөнәри һәм партия оешмаларының (татар бүлеге, райком, ячейка) бәйрәм итү буенча үзләренең җентекле планнарын әзерләргә тиешлеге турында яза, аерым планнарның гомуми план белән бәйле булырга тиешлегенә дә басым ясала.  Шул ук вакытта  «узгандагы уңышлардан бигрәк, киләчәктә үтәлергә тиешле бурычларны һәм авырлыкларны күрсәтергә кирәк. Һәр оешма бөтентатар күргәзмәсе өчен төрле экспонатлар һәм диаграммалар, шулай ук урыннардагы тантаналы җыелышлар өчен иллюстрацияләр әзерләргә тиеш».

Төп чаралар 5 һәм 6 июль көннәренә билгеләнә. 5 июль кичендә  – Советларның бөтентатар юбилей съезды, Елга аръягында тантаналы утырыш, барлык предприятиеләрдә, барлык клубларда  җыелышлар. Аннан соң – бөтентатар күргәзмәсенең, Татар милли-тикшеренү институтының,  «китап  базарының ачылышы, Казгрэсның нигез ташын салу, Химия институтын ачу».

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
105
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру