ТАССРның юбилеена иҗат ителгән романс гимнга әверелде

Романсның исеме – «Туган ягым».  Аның авторы Рөстәм Яхин ТАССР төзелеп бер ел үтүгә 16 августта дөньяга килә.

1970 елда – ТАССРның 50 еллыгын билгеләгәндә, ул инде танылган композитор, виртуоз-пианиночы, гастрольләр белән бөтен илне йөреп чыккан (билгеле симфоник оркестрлар белән солист буларак соло концертлар белән дә), чит илләрдә чыгыш ясаганы бар.

Замандашлары, мөгаен, аны язмыш иркәсе дип санагандыр. Престижлы йортта яши, һәрвакытта да ыспай, зәвыклы итеп киенә. Фатирында кия торган зиннәтле халаты гына да ни тора! Романслары өчен гонорарларны Татарстанда ул вакыттагы иң югары ставкадан түлиләр. Кайвакытта аеруча уңышлы килеп чыккан иҗат җимешләренә икеләтә дә хак түләнә...

Хәтта көнләшүчеләре дә таный: Яхин – гади генә шәхес түгел, ә аның композиторлык таланты шик тудырмый. Татар композиторлары арасында иң романтик композиторның романслары, фортепьяно пьесалары даими рәвештә радио һәм телевидение аша тапшырылып тора. ТАССР төзелүнең 50 еллыгына оештырылган конкурста да Яхин иҗат иткән “Туган ягым” көе иң яхшысы дип табыла. Озакламый бу көйне Татарстанда яшәүче һәркем таный башлый – ул радио һәм телевидениенең позывное булып китә.

Яхинның музыка дөньясына килеп керүе дә истә калырлык була. Соңга калып, 13 яшендә генә ул музыка мәктәбенә укырга керә, әмма аны өч ел ярымда тәмамлый – башкалардан ике тапкырга тизрәк.  Аннан соң Мәскәү – консерватория каршындагы музыка училищесы... Дөрес, бөтенхалык мәхәббәтенә һәм зиннәтле халатка кадәр ерак әле: булачак композиторны башкалага шәһәр белән әзерләп озаталар – башлыкны музыка мәктәбе укытучысы бүләк итә...

Казанга ул сугыштан соң Композиторлар берлеге әгъзасы булып кайта – анда консерватория студенты булганда ук кабул ителә. Яхин, үзе әйтүенчә, консерваториянең “сәер студенты” була – укытучыларга үзенең караламаларын күрсәтми, әзер әсәрләрен генә алып килә. Чыгарылыш имтиханына Оркестр белән фортепиано өчен концерт, “Урал” кантатасын һәм ике вокаль әсәрен тәкүдим итә (аларның берсе - “Су буйлап” татар халык җырының эшкәртелгән варианты). Аннан да алдарак, сугыш вакытында, шедеврларның берсе – Тукай шигырьләренә “Сөю җыры” романсы язылган була...

Алга таба – дүрт дистә иҗат еллары һәм баш әйләндергеч уңышлар. Аның музыкасын Татарстанда гына яратып тыңламыйлар, бөтен илдә популяр була ул. Бөтенсоюз күләмендә уздырылган бер конкурста шундый хәл килеп чыга: 40 катнашучының 38е мәҗбүри программасына Яхин әсәрен керткән...

1993 елның июлендә ТР ның Югары Советы Татарстан Республикасының Дәүләт гимнының музыкасын кабул итә. Көенең яңа аранжировкасының ни рәвешле яңгыравын ишетергә өлгерә әле ул – Рөстәм Яхин ноябрь аенда мәрхүм була.

РФнең атказанган артисты Шамиль Монасыйповның хатирәләреннән:

“Алга таба Татарстан гимны булып киткән “Туган ягым” романсын эшләгәндәге эпизод игътибарга лаек. Репитициядә тәнәфес вакытында Яхин ничектер өстәлдән кулына каләм алды да фортепиано артына утырып, яңа вокаль әсәр караламасын эшли башлады. Нинди әсәр булачак дигән сорауга ул илһамланып, пафос белән аны уйнап күрсәтте һәм музыкадан туган тәэссоратлар белән кызыксынды. Безнең арада Эмиль Җәләлетдинов та бар иде, ул әсәрне мактап туя алмады. Мин дә аңа кушылдым, әмма яңа әсәрне тыңлаганда кабул ителгәнчә, уңай фикер янына теләгемне дә җиткердем: башлангыч мотивын үзгәртеп булмасмы, дидем. Ул Кальман опереттасыннан “Мистер Икс” дигән гаять танылган ариянең беренче гыйбарәсенә ике тамчы су кебек охшаган иде. Һәм мин Рөстәм Хаҗи улының пафосына ияреп, ариянең популяр сүзләрен җырлап күрсәттем: “Устал я греться!..”

Әйткәннәремнең композитор өчен көтелмәгән хәл түгеллеге күренеп тора иде. Гәрчә ул минем ачыктан-ачык әйтүемнән беркадәр уңайсызланды да кебек. Әмма шунда ук башлангыч мотивның берничә вариантын уйнап күрсәтте. Шуларның берсе безгә бик туры килгән кебек тоелды. Ул башка нотадан башланып китә иде һәм ариядән аермалы буларак, бөтенләй башка ритмик сурәттә бирелә. Шуннан соң ук композитор аңа гына хас булганча, төрле вариантларга тукталды. Ләкин ул озакка сузылмады. Экзерсисларын төгәлләп, ул янә пафос белән беренче версиясен уйнады. Һәм  шунда башка башламның була алмавы ачыкланды!

Ул вакытта мин дәвер әсәрен (!)  тыңлавымны аңламаганмын да әле. Аның белән яңадан композиторның гомер ахырында янәдән очрашырга туры килде. Бу юлы инде Татарстан гимнын сайлау буенча комиссия әгъзасы буларак, шактый кискен борылышлар шаһиты да булырга туры килде. Ике әсәр көндәш иде: Яхинның әлеге романсы һәм Ф. Яруллин “Шүрәле” балетында эшкәрткән “Тәфтиләү” татар халык җыры. Алар икесе ике төрле тенденцияне гәүдәләндерә. Яхинныкы - яңача европалаштырып стильләштергән юнәлеш, сак кына хисләр уята, ә “Тәфтиләү” – йөрәккә якын иске халык традициясенә таяна. Фикер алышулар вакытында бизмән әле теге якка, әле бу якка авыша иде. Әмма йомгаклау утырышында Яхин әсәре комиссиянең күпчелек тавышын җыйды.

Сөембикә бәетенә тоташкан “Тәфтиләү” тао (дао) борынгы оккульт мотивы белән тоташа, ул үткәннәрнең мәдәни дәверенә караган, гомумилек, кешеләрнең рухи тормышының аерылгысызлык дәверенә кааган  күңел кичерешләрен уят.

Яхин темасы кешедәге индивидуаль башлангычка юнәлгән, һәм ул киләчәккә, югары кешелек идеалларына омтыла. (Бу җәһәттән романсның темасы “Мистер Икс”тан тамырдан аерыла.) Шул рәвешле, Яхин темасында заманча рухи мәдәният үсешенә хас яңа тенденция тормышка ашырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
129
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру