Татар өлкә комитеты таркалганда

Минтимер Шәймиев КПССның Татар өлкә комитетының беренче секретаре вазыйфасыннан азат ителә.

Бу 1990 елның 21 сентябрендә – республика коммунистларының 42 партия конференциясендә була. Катнашучылар ике принципиаль карар кабул итә. Беренче секретарь вазыйфасыннан Минтимер Шәймиевне азат итеп, аның урынына Рево Идиятуллинны сайлыйлар. Ә КПССның Татар өлкә комитеты КПСС рескомы дип үзгәртелә. Ике карар да республикада барган сәяси үзгәрешләр дулкынында кабул ителә. Моңа кадәр берничә ай элек, 1990 елның апрелендә,  Минтимер Шәймиев ТАССР Югары Советы Президиумы Рәисе итеп сайланган була, шул ук елның августында ТРның Дәүләт суверенитеты турында  Декларация кабул ителә. ТАССР  Татар Совет Социалистик Республикасына (ТССР) әйләнә.  ТР Югары Советы – хакимиятнең иң югары органы дип игълан ителә, ә аның җитәкчесе (элеккегечә  КПСС Өлкә комитетының беренче секретаре түгел) фактта республиканың иң югары затына әверелә.

Татарстан союздаш республикалар белән бертигез хокукта союз шартнамәсен имзаларга җыена, “өлкә комитетны”  “реском” дип үзгәртү булачак үзгәрешләргә тулырак туры килергә тиеш була.

Хәер, үзгәрешләр көтелгәннәргә караганда да тизрәк бара. Үзенең абруен һәм көчен бик тиз югалта барган КПСС бер елдан соң диярлек таркала, ә СССР үзе гегемон партиядән соң бер ай да 20 көн яшәп кала.   Рево Идиятуллин исә ТР тарихына КПССның Татар рескомының соңгы беренче секретаре буларак кереп кала.

Фото: realnoevremya.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
259
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру