Татария белән берьюлы партиянең өч өлкә комитеты идарә итә 

Иосиф Виссарионович фатихасы белән  Татариядә моңа кадәр күрелмәгән идарә итү тәҗрибәсе куела. 

Барлык автоном республика һәм өлкәләрдәге кебек партиянең бер өлкә комитеты була – икегә әйләнә. Алар өстеннән тагын ВКП (б)ның Татар крае комитеты идарә итә. Һәм барысы да үзенең секретарьлары, бүлек мөдирләре, инструкторлары, машиналары, машинисткалары һәм партия ведомствосына тиешле булган өстенлекләрнең башка элементлары белән. 

Күләмле реорганизация идеясен беренче булып, ВКП (б) Татар өлкә комитетының беренче секретаре Зиннәт Моратов әйтә. Ул шул рәвешле партия аппаратын “яу урыннарына” якынайту мөмкин булыр һәм территория белән идарә итү җайлашыр дип өметләнә. Әлеге фикер Иосиф Сталинның күңеленә хуш килә һәм ул ризалык бирә.
1952 елның 19 һәм 24 апрелендә ВКП (Б) Үзәк Комитетының Татар өлкә комитеты крайком итеп үзгәртелә, республика Казан һәм Чистай өлкәләренә бүленә. Аларның һәркайсында үзенең өлкә комитеты, башкарма хакимияте һ.б. барлыкка килә. Зиннәт Моратов өлкә комитетының беренче секретареннан ВКП (б) крайкомының беренче секретарена әйләнә.  

Шуннан соң нәрсә була? Алга таба Черномырдинча: яхшырак булсын дип теләсәләр дә, һәрвакыттагыча килеп чыга. Идарә итү аппаратын киңәйтү һәм кирәкмәгәнгә дәүләт акчасын туздырудан тыш, тәҗрибәдән берни дә килеп чыкмавы аңлашыла. Территория белән идарә итү бөтенләй яхшырмый, киресенчә генә килеп чыга. Хәтта үзләренә “якын” өлкә комитетына киңәшмәгә дә җаваплы иптәшләргә Казан аша барырга туры килә – юлсызлык аркасында... 

1953нең февралендә тәҗрибә уңышсызлыкка очрый, Мәскәүдә ашыгыч чаралар күрелә һәм... тагын бер өлкә комитеты барлыкка килә – Бөгелмә. Нәтиҗәдә Татария территориясендә крайкомнан тыш, партиянең өч өлкә комитеты барлыкка килә.

Барысы да Сталин вафатыннан соң ук диярлек бетерелә. 1953 елның апрелендә КПСС ҮК үзенең хатасын аңлап, Казан, Бөгелмә һәм Чистай өлкә комитетларын бетерү һәм Татар өлкә комитетының хокукларын кайтару турында кара кабул итә.  

Халык бу үзгәрешләрне сизмәгәндер дә. Башта кинәт кенә партия номенклатурасы сафларына кереп, шулай ук көтмәгәндә ул сафтан төшеп калган гражданнардан аермалы  буларак.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
116
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру