Татариядә эшсезлек тулысынча юкка чыгарылды

«Партиянең генераль линиясен бернинди тайпылышларсыз үтәп бару нигезендә Татар республикасы сәнәгате бишьеллыкның беренче ике елында гаять зур уңышларга иреште», - дип хәбәр итә  «Красная Татария» газетасы 1930 елның 16 декабре санында.

Җитештерү күләмнәре, дип хәбәр итә газета, ике тапкырга үсте. Яңа сәнәгать төзелешенә,  яңадан җиһазландыруга, техник яктан камилләштерүгә, капиталь ремонтлауга  25 миллион сумга якын акча юнәлдерелгән. «Техниканың соңгы сүзе буенча төзелгән һәм җиһазландырылган яңа предприятиеләр сафка баса: 3нче Фанера заводы, мех фабрикалары, ОМКУЗ, силикат кирпеч заводы һ.б.лар. Күп кенә фабрикалар һәм заводлар, шул исәптән «Спартак», Ленин исемендәге күн заводы һ.б.лар тамырдан реконструкцияләнә. Кайбер иң эре предприятиеләр - Казгрэс, киез итек фабрикасы, туку фабрикасы бишьеллыкның өченче елында кулланышка тапшырылачак. Сәнәгать һәм төзелешнең тиз арада эшләп китүе эшсезлекне тулысынча юкка чыгарды. Казанда ике ел элек 11500 эшсез кеше санала иде». 

Сәнәгатьтә эшләгән эшчеләрнең саны 70 процентка артуны билгеләп үтеп, ВКП(б) өлкә комитетының басма органы үзгәрешләрне раслаучы тагын бер мөһим дәлил китерә: «сәнәгатьтә  милли пролетар кадрлар  86 процентка үсте. Эшчеләрнең гомуми санында милли кадрларның  күләме  28 процентка җитте».

Продукция чыгару темпларының шиксез үсеше турында сөйләп,  «Красная Татария» мондый нәтиҗә чыгара: «Болар барысы да тулысынча партия алып барган генераль линиянең дөреслеген раслый һәм алынган темпларның чынлыгына, эшче  сыйнфының иҗади көченә оппортунистик ышанмауларны бөтенләе белән алып ташлый.  Социалистик хезмәтнең яңа нормаларының  көннән-көн киңрәк кулланылуы да эшче халкының гаять зур көч белән үсә баручы активлыгын раслый — социалистик ярыш, ударниклык, кара-каршы промфинпланнар һ.б.лар. Агымдагы елның  1 октябренә безнең предприятиеләрдә 400 удар бригада исәпләнә иде. Шул ук айның ахырына аларның саны инде 500дән артып китте. Ударниклар саны 5600 кешедән артты. Бригадалар санының арта баруы  тукталмый. Соңгы ай эчендә, сәяси вазгыятькә бәйле рәвештә, үсеш массакүләм төс алды».

«Ирешелгән уңышлар Татария сәнәгатенең  үсеш темпларын тагын да куәтлерәк  итәргә барлык кирәкле алшартларны тудыра,— дип алга таба  ВКП(б) Өлкә комитетының һәм Округ контроль комиссиясенең берләштерелгән пленумы резолюциясеннән өзек китерә  «Красная Татария». — Бишьеллык планны дүрт елда үтәп чыгу, авыр сәнәгать темпларын максималь дәрәҗәдә көчәйтеп, җиңел сәнәгатьне алгарышлы итеп үстерү турында партиянең XVI съезды директиваларын һәм милли районнарда сәнәгатьне алгарышлы үстерү турында партиянең гомуми күрсәтмәләрен  гамәлгә ашыру Татария сәнәгатен киңәйтүнең темпларын һәрьяклап арттыруның һәм әлегә кадәр капитал салу темпларыннан артыграк итеп үстерүнең зарурлыгын күрсәтә».

Татариянең басма органы, «күзгә күренеп торган уңышларны» атап, болай дип тә хәбәр итә:  «Алга таба продукция чыгару  темпларының артуына да карамастан, күп кенә предприятиеләрдә махсус кварталның промфинпланын үтәүдәге кайбер  җитди җитешсезлекләр турында сөйләүче фактларга битараф калып булмый». Дөрес, җитешсезлекләргә анализ ясау югарыда аталган уңышларны санауга караганда, тәгаенлеге ягыннан ягыннан шактый йомшак булып чыга. Аны мондый фраза алыштыра: «Артта калган предприятиеләрдә өзеклекләрне бетерү өчен соңгы көннәрдә барган көрәш тәҗрибәсе шуны күрсәтә: өзеклекләр бары тик әлеге предприятиеләрдә промфинпланны үтәү  өчен көрәшкә җәмәгать оешмаларын йомшак  тарту, эшләрне үзагымга кую, уң оппортунистик тәҗрибә нәтиҗәсендә килеп чыккан».

Фото: ТР Һөнәр берлекләре тарихы музее 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
2429
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру