Татариягә олы музыка бүләк итәләр

Бу көнне, 1967 елның 10 апрелендә, ТАССР Дәүләт филармониясенең симфоник оркестрының беренче концерты була.

Татар опера һәм балет театры сәхнәсеннән Бах, Прокофьев, Шостакович музыкасы яңгырый. Дирижер СССРның халык артисты Натан Рахлин була. Казанга оркестр җитәкчесе вазифасына аны консерваториянең ректоры, ТАССР Композиторлар берлеге рәисе Нәҗип Җиһанов тәкъдиме белән чакыралар.

Үзләренең симфоник оркестрын булдыру турында Татарстанда 50нче елларда ук уйлый башлыйлар, ләкин автоном республика шартларында профессиональ музыкантлардан торган зур коллектив төзеп, аны яшәтү мөмкин хәл булмый. Проблеманы 1966 елда РСФСР Министрлар Советының Татариядә симфоник оркестр булдыру турындагы Карары хәл итә: коллективны тоту чыгымнарын РСФСР хөкүмәте үз өстенә ала. Оркестрның иҗади биографиясе бик шаукымлы башланып китә: коллектив Мәскәүдә зур уңыш белән чыгыш ясый, СССРның барлык эре шәһәрләрендә диярлек концертлар белән йөреп чыга.

Бүген Натан Рахлин нигез салган традицияләрне заман таләпләрен дә искә алып, Александр Сладковский җитәкчелегендәге ТР Дәүләт симфоник оркестры дәвам иттерә. Аның ярдәмендә оркестрның бүген Россиянең иң динамик үсештәге иҗади коллективы дигән даны бар, ул шулай ук зур уңыш белән Мәскәү консерваториясенең Зур залында, Мария театрының концертлар залында, Европаның концерт залларында чыгышлар ясый.

Фото чыганагы: ИА «Татар-информ»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
108
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру