«Театр, минутлык вакыйгалар артыннан кумыйча, милләтнең тирән мәнфәгатьләрен чагылдырырга тиеш»

Кызганыч, ул көндәлекләр алып бармаган: «Кирәк кеше минем арттан үзе язып барсын». Шедевр дәрәҗәсендәге спектакльләре һәм  «Алтын битлеге» аңа шулай дип әйтергә хокук бирә...

Сәхнәдән ике-өч адымда, Горький урамы 13 нче йорттагы атаклы театр флигелендә туып-үскән малай кем була алыр идеме икән? Әти-әниләре халык артисты булган гаиләдә? Карьера уңышлары белән өметләндергән юрфакны ташлап, Марсель Салимжанов театр сайлавы гаҗәп түгел. Һәм 36 яшендә Камал театры режиссеры була! Гомере буе!

Һәм болай дию дә дөрес түгелдер. Марсель Хәкимович театрда эшли дип кенә әйтү аз, ул анда яши. Өйләнеп (ул чакта инде баш режиссер булып эшли), аны үз фатирына алып кайткач, хатыны кара төскә буялган дүрт стена, зәңгәр түбә, яшел идән һәм мебельнең бөтенләй булмавын күрә – декорацияләр генә җитми… Мебельгә килгәндә исә, өйләнгәнче Сәлимҗановка ул бөтенләй диярлек кирәкми – ул театрда хәтта кунача да кала… 

Театрга  фанатларча  бирелгәнлек һәм гаҗәеп эшкә сәләтлелеккә тапкырланган Ходай биргән талант – болар барысы да нәтиҗә бирми кала алмый. «Зәңгәр шәл», «Сүнгән йолдызлар», «Әни килде». Ниһаять, иҗади биеклек – «Әлдермештән Әлмәндәр”… - бер тапкыр да әлеге спектакльләрне карамау  хәтта театрдан ерак торган кешеләр арасында да артталыкны аңлата. 

2001 елда Марсель Сәлимҗановка  абруйлы «Намус һәм дәрәҗә өчен» номинациясендә «Алтын битлек» театр премиясен тапшыруны  шулай тиешле кебек кабул итә. Театр тәнкыйтьчеләре дә,  тамашачалар да, актерлар да – барысы да. Соңгылары – әлбәттә, аеруча шатланып: күпләре өчен Сәлимҗанов баш режиссер гына түгел. Театр училищесында курс алып барган, мәдәният университетында режиссерлык осталыгы кафедрасын җитәкләгән Сәлимҗанов күпләрен үзе үстергән. Аралашу өчен һәрвакыт ачык – үз фатирында оештырылган формаль булмаган иҗади остаханә еш кына төнгә кадәр таралмый. Күз алдына китерегез, аның хәләл җефете Гөлнара ханымга никадәр сабырлык таләп ителгән.  «Алтын битлек»не алганнан соң ул хатынына: «Яртысы – синеке…», - ди…

«Без аның спектакальләренә, талантына һәм режиссерлык осталыгына соклана идек, әмма  сәнгать һәм бөтен ил өчен иң авыр булган елларда милли театр язмышы өчен үз өстенә җаваплылык алган театр эшлеклесе буларак Марсель Сәлимҗановның бөеклеген без әле бүген генә тулы күләмдә аңлый башладык», - ди Оста турында бер зур сәясәтче. 

Әгәр  «бөтендөнья тарихи әһәмияте» дип шапырынмыйча, гади генә әйтергә теләсәк: Сәлимҗанов театрга халык рухын кайтарды. Тамашачы кинәт кенә театрга суынган елларда да, халыкның Камал театры залларын тутырып спектакльләргә йөрүе дә шушыннан.

…Үләренә күп калмый, инде хастаханәдә ятканда, Марсель Хәкимович үзе янына мөфти Равил Гайнетдинне (кайчандыр ул Сәлимҗановта укыган була, мэтр аны, шаяртып, «герой-любовник» дип атап йөрткән, дип сөйлиләр) чакырта. Укытучы һәм укучы ни турыда сөйләшкән? Мәңгелек турындамы?Сәнгатьнең мәңгелеге турындамы? Бу сер булып кала.

Ул вафат булганнан соң,  Гөлнара Сәлимҗанова иренең дәфтәрендә мондый юллар таба: «Театр, минутлык вакыйгалар артыннан кумыйча, милләтнең тирән мәнфәгатьләрен чагылдырырга тиеш.  Барысы да – вакытлыча, һәм бары тик мәдәният кенә – мәңгелек».

Белешмә:

Марсель Хәкимович Сәлимҗанов.  1934 елның 7 ноябрендә  Казанда туа. Театр режиссеры, педагог. СССРның халык артисты  (1984). Станиславский исем. РСФСР Дәүләт премиясе  (1979) лауреаты.  Тукай  исем. ТАССР Дәүләт премиясе лауреаты (1971).  РФ Президенты каршындагы  Дәүләт премияләре буенча комиссия әгъзасы. 1966 -2002 елларда  —  Г. Камал исем. Татар дәүләт Академия театрының баш режиссеры. Төрле  жанрлардагы 100 дән артык спектакльне сәхнәләштерә.  2001 елда Марсель Сәлимҗановка  абруйлы «Намус һәм дәрәҗә өчен» номинациясендә  «Алтын битлек» театр премиясе бирелә. 2002 елда вафат була. Сәлимҗановның кабере – Яңа Татар бистәсендәге татар зиратында Тукай кабере белән янәшәдә. Казанда бер урамга һәм Актерлар йортына Сәлимҗанов исеме бирелгән.

Фото: matbugat.ru, tatar-congress.org, syuyumbike.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
68
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру