Тоташ коллективлаштыру җирлегендә тамаша
1933 елның 6 ноябрендә Шәле авылы клубында “Булат бабай семьясы” дигән пьесаны уйнаган артистларны алкышлыйлар. Ул Татариянең яңа театры труппасы – булачак Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры куйган беренче спектакль була.
Театрның беренче исеме алай ук яңгырашлы түгел – 6 нчы санлы дәүләт колхоз-совхоз театры. Ул алдынгы колхозчыларның Беренче Бөтенсоюз съезды делегатларының иҗади интеллигенцияне авылда барган бөек үзгәрешләрдән читтә калмаска дигән өндәмәләреннән соң, шулай ук Кәрим Тинчуринның шәхсән башлап йөрүе нәтиҗәсендә барлыкка килә. Шәле сәхнәсендә куяр өчен беренче әсәр итеп, Тинчурин белән Кави Нәҗминең пьесалары сайлап алына. Труппаның нигезен танылган актерлар тәшкил итә – Гөлсем Болгарская, Гөлсем Камская, Мәрьям Рәхмәтуллина, Азаль Яһудин, Хан Исмәгыйлов һ.б.
Шәлеләрнең алкышларына караганда, театрның беренче чыгышы уңышлы була. Артистларны алкышларга күмәләр, ә спектакльдән соң яхшылап ашаталар. Уңышлы чыгыштан соң илһамланып, колхоз-совхоз театры труппасы крестьян халкын мәдәниятле итү эшен дәвам иттерә – авыл клубларында һәм кыр сәхнәләрендә чыгышлар ясый.
Репертуар төрле була: татарча пьесалардан башлап (Фәтхи Борнашның “Яшь йөрәкләр”е, Мирхәйдәр Фәйзинең “Галиябану”ы), тәрҗемә әсәрләргә кадәр (Жан-Батист Мольерның “Жорж Донден”ы, Александр Островскийның “Соңга калган мәхәббәт”е һ.б). Иҗат өчен шартлар җиңелдән булмый, әмма кыенлыкларны энтузиазм белән җиңеп чыгалар. Дистә еллар узгач, театрның исеменнән “колхоз-совхоз” дигән сүзе төшеп кала, ул Татар республика күчмә театры дип йөртелә башлый. Ләкин исем алыштырудан асылда әллә ни үзгәрми. Театр элеккечә һәрвакытта да юлда, Татариянең шәһәрләре һәм авыллары буйлап һәм аннан читтә гастрольләрдә йөри, үзенең сәхнәсе булмый.
Барысы да 1988 елда үзгәрә. Үзенең 55 еллыгында театр стационарга әйләнә һәм, ниһаять, үзенең сәхнәсенә ия була. Шул ук елны аңа нигез салучыларның берсе, билгеле татар драматургы, режиссеры һәм актеры Кәрим Тинчурин исеме бирелә.
Фото: tinchurinteatr.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз