Төп закон халык ихтыярын ныгытып куйды

Советлардан соңгы Россиядә беренче Конституция Татарстан Республикасында кабул ителде.

ТР Югары Советы 1992 елның 6 ноябрендә кабул иткән Төп Закон республиканың яңа дәүләт статусын гамәлгә куя. I статьяда болай диелә: “Татарстан Республикасы – республиканың күпмилләтле барлык халкының ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыручы суверен демократик дәүләт. Дәүләтнең суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели. Дәүләт суверенитеты – Татарстан республикасының төп билгесе”.  

Татарстан Республикасының Конституция белән ныгытылган дәүләт статусы халыкның үз ихтыярын белдерүенең нәтиҗәсе булды: 1992 елның мартында уздырылган референдумда татарстанлыларның күпчелеге (61,4 проценты) “Татарстан Республикасы – суверен дәүләт, Россия Федерациясе һәм башка республикалар, дәүләтләр белән мөнәсәбәтләрен тигех хокуклы килешүләр нигезендә кора торган халыкара хокук субъекты булуы белән килешәсезме?” дигән сорауга уңай җавап бирде.

1994 елда башлап, тормыштагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Төп Закон текстына берничә тапкыр үзгәрешләр кертелде (ТР Конституциясенә төзәтмәләр кертү турында барлыгы 17 закон кабул ителә).

Татарстанның гамәлдәге Конституциясенең I статьясында болай диелә:

“1. Татарстан Республикасы – Россия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм «Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр бүлешү һәм үзара вәкаләтләр алмашу турында» Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсе нигезендә Россия Федерациясе белән берләшкән һәм Россия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Республикасы суверенитеты, Россия Федерациясе карамагындагы мәсьәләләрдән һәм Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының уртак карамагындагы мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе вәкаләтләреннән тыш, дәүләт хакимиятенең (закон чыгару, башкарма һәм суд) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте була.
2. Татарстан Республикасы һәм Татарстан исемнәре бер үк мәгънәгә ия.
3. Татарстан Республикасы статусы Татарстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең үзара ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый. Татарстан Республикасы чикләре аның ризалыгыннан башка үзгәртелә алмый.
4. Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә халыкара һәм тышкы икътисадый багланышларда мөстәкыйль катнаша”.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1838
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру