«Циолковский» төпкә утыра. Янгыннан соң

2001 елның 12 июлендә Санкт-Петербург портында «Татфлот» флагманы -  өч палубалы «Циолковский» теплоходында янгын чыга.

Порт өстеннән күтәрелгән төтен һәм ялкынны Нурия В. ерактан ук күреп ала – гаиләләре белән шәһәрдән кайтып килгән чаклары була. Ни өчендер каютада идәннәрнең гел җылы булуын искә төшереп, мөгаен, безнеке янадыр, дип шаярта ул.  

Чыннан да «Циолковский»ның януын күргәч, шаяртуларга урын калмый инде. Янгын сүндерүчеләр теплоходка су сиптерәләр, ләкни ут чигенергә уйламый. Тирә-якны әйләндереп алынган, үтеп  булмый, кемнәрдер, аеруча түземсезләре,  вакыт-вакыт әлеге чикне узарга тырышып карый: каюталарда күпләрнең әйберләре калган (иң арзан саналган түбәнге трюмнарның берсендә килгән берәү, янгын аркасында берничә мең долларымны югалттым, дип белдерәчәк – ред. иск.). Нәрсә генә булса да, Татарстаннан килгән туристларны бәхетле дияргә була, чөнки янгын чыкканда алар шәһәрдә экскурсиядә булалар...

«Циолковский» грунтка утырып, аскы палубаларны һәм күп кенә каюталарны су баскач кына, янгынны туктата алалар, әлбәттә, күп кешеләрнең әйберләре дә юкка чыга. Бәхеткә, үлем-җитемнәр булмый, экипажның ике әгъзасы гына янгында пешә. Әлеге вакыйгадан соң ике ел узгач, суд гаеплеләрне атый. Янгын чыгуда  теплоходның өлкән механигы Николай Костарев һәм  машина бүлегенең вахта башлыгы ярдәмчесе Вадим Борисов гаепле дип табыла. Нәкъ менә Костарев, ярдәмче пар казанының бер клапанының төзек булуына инанмыйча, «Циолковскийга» рейска чыгарга рөхсәт бирә.  Ә Борисов һәрвакыт эшли торган казан янында басып торырга тиешле кешене башка бүлмәгә җибәрә…

Эшкә салкын караш аркасында килеп чыккан хилафлыклар чылбыры нәтиҗәдә пар казанының шартлавына һәм янгын чыгуга китерә. Гаеплеләр шартлы рәвештә бер елга хөкем ителәләр. Ә  «Циолковский» белән нәрсә? Аны төптән күтәрәләр һәм, буксирга тагып,  Казанга китерәләр. Ләкин «Циолковский» башка рейска чыкмый. Шулай итеп «Татфлот» үзенең бердәнбер өч палубалы теплоходыннан колак кага. 

Фото: cruiseinform.ru
 


 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
188
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру