Ул КАМАЗны ТАССРда төзетте

Фикрәт Табиев республика белән җитәкчелек иткән 19 ел эчендә ТАССРда КАМАЗ һәм нефть химиясе гигантлары төзелә, Түбән Кама шәһәре калкып чыга.

Фикрәт Табиев 1928 елның 4 мартында туа, ә инде 32 яшендә КПССның Татар өлкә комитетының беренче секретаре булып эшли башлый. Ул чакта Табиев СССРда партия  өлкә комитетлары беренче секретарьлары арасында иң яше була. Аның идарә өлкәсендәге сәләтендә һәм тугрылыгында Никита Хрущёв та, соңрак аны алыштырган Леонид Брежнев та шикләнми.

Табиев вакытында  Татария киеренке бишьеллык планнарын уңышлы үтәп чыга, нефть табуны елына 100 миллион тоннага кадәр җиткерә. Үз заманы өчен бу фантастик күләмнәр була. Истәлекләргә караганда, нәкъ менә Табиев Леонид Ильич Брежневны  КАМАЗны Татариядә төзергә кирәклегенә  инандыра.

Фикрәт Табиевның Татарстанга бәйле хезмәт юлы 1979 елда төгәлләнә – ил җитәкчелеге аны Әфганстанга илче итеп җибәрү турында карар кабул итә. Бу хәл Әфганстанга совет гаскәрләрен кертергә берничә ай калгач була. Сугыш барган илдә җиде ел илче булып эшләү, мөгаен, аның өчен иң катлаулы еллар булгандыр. Тик монда да Табиев ышанычны аклый. Ул бер илдә дипломатлык хезмәте өчен ике тапкыр орденга лаек булган бердәнбер совет илчесе булып тора.

Фото чыганагы: kazanreporter.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
105
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру