Упкын читендә алтын яуладылар

Самолет баскычы янында бронетранспортер, тынлы оркестр һәм төнге аэропортта йөзләрчә җанатар – Россия чемпионатында беренче алтынын яулаган команданы Казанда шулай каршылыйлар.

Татарстанга әлеге алтынны “Динамо-Таттрансгаз” волейболчылары (бүген “Зенит-Казан”) алып кайта – алар аны 2007 елның 13 маенда Мәскәүдә башкала берклубчылары арасында хәлиткеч матчта җиңеп ала. Беренче лиганың тыйнак кына командасыннан волейболда яңа мода уйлап чыгаручыларга кадәр юлны тренер Виктор Сидельников командасы нибары җиде ел эчендә үтә.

Беренче тапкыр чемпион булганчыга кадәр бер ел алдан казанлылар беренчелектә нибары алтынчы урынга кала, гәрчә аңа кадәр ике тапкыр “бронза” алсалар да. 2005-2006 елгы сезондагы уңышсызлыклар клубның хуҗаларын һәм менеджерларын трансфер базарында актив булырга этәргәндер дә, күрәсең.  Клубка грекларның “Ираклис”ыннан  Ллой Болл белән Клейтон Стэнли, “Белогорье”дан Сергей Тетюхин, Александр Косарев, Вадим Хамутцкий, “Искра”дан Андрей Егорчев килгәч, Казанның хыялдагы волейбол командасы барлыкка килә.

Дөрес, хыялдагы команда чемпионча ук башлап китми әле: Россия Кубогының финалына чыкмый, даими чемпионатта төссез генә уеннар... Ә менә плей-оффта һәркем үз урынын ала. Чирек финалда җиңел генә “Белогорье”ны узгач, казанлылар “Искра”ның каршылыгын җиңеп,  күп тапкырлар ил чемпионы булган Мәскәү динамолылары белән финалда ярышка чыгу хокукы алалар.

 Финалда казанлылар упкын читенә килеп җитә: көндәшләре 2:1 белән бара һәм дүртенче матчта ике сетта җиңеп, җиңүгә якынлаша. Әмма “Динамо-Таттрансгаз” уенны бөтенләй өметсез тоелган вәзгыятьтән тартып ала.

“Бу матчтан соң мин чишенү бүлмәсенә кердем һәм шунда чемпионлыкны кулдан ычкындырмаячагыбызны аңладым”, - дип әйтәчәк соңыннан Виктор Сидельников. Шулай булып чыга да. Хәлиткеч матчта Мәскәүдән мәйданда бер генә команда үзен күрсәтә – 3:0!

P.S. Унбер ел үткәч, шул ук көнне - 2018 елның 13 маенда Казанның “Зенит” волейбол командасы Чемпионнар лигасында “Дүртәүнең финалы”н җиңә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
99
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру