Уй-ниятләрнең чисталыгы символы

Болгарда Ак мәчет – «Татарстанның мәдәни мирасы: борынгы Болгар шәһәре һәм Свияжск утрау-шәһәре» комлекслы проектының төп архитектура энҗесе ачыла.

Мәчетнең  ике манарасының биеклеге - 46,5 метр, алар Мәдинә шәһәрендәге Пәйгамбәр мәчете өслүбендә эшләнгән. Төп гөмбәзнең диаметры – 10 метр, мәчет эчендә гөмбәзнең биеклеге – 17 метр. Мәчет диварлары Италиядән кайтартылган ак мәрмәрдән ясалган традицион милли бизәкләр белән бизәлгән. Архитектура комплексына, мәчетнең үз бинасыннан кала, мөфти  резиденциясе һәм мәдрәсә, тышкы гомуми дога кылу мәйданы керә. Фасад ягыннан мәйдан 88 колоннадан торган аркада белән каймаланган, уртада фонтан урнашкан.

– Без бүген Болгарның – тарихи ядкәребезнең торгызылуына шаһит булып торабыз, – диде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов. – Боларның барысының да иминлек, дуслык, татулык хакына эшләнүенә ышанам.

Ак мәчет комплексын ачу 2012 елның 10 июнендә уздырылган «Изге Болгар җыены» бәйрәменең иң югары ноктасы булды, әлеге бәйрәм татарлар тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итүне билгеләп үтү хөрмәтенә ел саен үткәрелә.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасының (ИХО) Генераль секретаре  Әкмәлетдин Ихсаноглу  57 илне берләштергән ИХО исеменнән бәйрәмгә җыелганнарны күркәм вакыйга белән котлады. «Ак мәчет комплексын ачу – тарихи вакыйга һәм Россиядә яшәүче барлык мөселманнарның горурлыгы», – дип белдерде  Ихсаноглу әфәнде.

Болгардагы мәчетнең ачылышында Россиянең, БДБ, ерак чит илләрнең күренекле дин әһелләре, шул исәптән Төркия, Румыния, Босния һәм Герцеговина мөфтиләре, III татар дин әһелләре форумында катнашучылар  (ә бу илнең 63 төбәгеннән килгән 900 дән артык кеше дигән сүз) бар иде.

Ак мәчет уй-ниятләребезнең, намусыбызның керсезлеген-чисталыгын символлаштыра, дип басым ясады Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев.

Шул ук көнне мөфти  резиденциясендә Рөстәм Миңнехановның мөселман лидерлары белән очрашуы үтте. Президент  имамнарга Болгарга килгәннәре һәм моның белән Татарстанга хөрмәтләрен күрсәткәннәре өчен рәхмәтен белдерде. Ул Болгар һәм Ак мәчетнең төрле илләрдә һәм төбәкләрдә яшәүче мөселманнарны тартып торучы үзәккә, очрашып, төрле сораулар буенча фикер алышу мәйданчыгына әверелер, дигән өметен дә белдерде. Аннан соң борынгы Җәмигъ мәчете мәйданында намаз укылды.

Фото: prav.tatarstan.ru
 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
158
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру