Уңышсыз дебют җырчыга дан юлын күрсәтә

Казан сәхнәсендә фиаско кичергән яшүсмер турында озакламый бөтен ил белә, соңрак бөтен дөньяга мәгълүм була. Ул Федор Шаляпин. 147 ел элек, 1873 елның 13 февралендә, Казанда туган.

Бөтен дөнья халкына танылган бас иясе - даһи җырчы Федор Шаляпин үсмер вакытында земство идарәсендә писарь ярдәмчесе булып эшли, әмма шул вакытта ук инде аңа сәхнә җене кагылган була. Бервакыт ул театрда авырып киткән артистны алыштыра. Әмма, ни кызганыч, “Сукбайлар” дигән пьеса буенча куелган спектакльдә уйнаган бәләкәй генә ролен башкара алмый: Федор сәхнәгә чыгуга, сүз дә әйтә алмый. Тамашачы сызгыра башлый.  Спектакль өзелә, ә бичара “артист” елый-елый сәхнәдән чыгып кача. Шуннан соң Шаляпин өч көн идарәдә күренми, һәм аны эштән куалар. Бу яхшыга булып чыга. Ике ел узгач, 1889 елда, Шаляпин Казан шәһәр театрында һәвәскәрләр куйган беренче опера партиясен башкара, ә тагын бер елдан труппага эшкә алына – дан казану юлында беренче адымнарын ясый.

ХХХ

Федор Шаляпин:

“Мин гүзәл Урта диңгездә дә, Атлантик океанда да булдым. Әмма шулай да әлегә кадәр үземнең тыныч, тымызык Кабан күлемне яратам.

Андагы тынлыктан минем уйларым тәртипкә килә, Сукно бистәсендә акрын гына, ялкауланып аккан тормышның сагышлы мизгелләреннән арындырып тора иде”. 

ХХХ

Ә сез беләсезме:

- Федор Шаляпинның икенче хатыны Казан кызы Мария Петцольд була. Сыра коммерсантының тол хатынына өйләнеп, җырчы ике сабыйга әти була. Соңрак бу гаиләдә тагын өч кыз дөньяга килә.

- Шаляпин Казанга кайткан саен үзе писарь ярдәмчесе булып эшләгән өяз земство идарәсе хезмәткәрләре белән очрашмый калмый. 1912 елда соңгы тапкыр кайтканда, Федор Иванович үзе сөймәгән язу өстәле артында фотога да төшә. Идарә урнашкан бинага (Жуковский, 4) Шаляпин истәлегенә мемориаль такта куелган.

- Булачак бөек җырчыны 1888 елда Казанның опера труппасына алмыйлар. Аның каравы Алексей Пешковны (Горькийны) алалар. Хикмәт шунда: нәкъ менә шушы вакытта 15 яшьлек үсмернең тавышы үзгәргән чак була.

- А.М. Горькийның Казандагы Әдәби-мемориаль музеенда җырчының Мәскәү фатирында торган Detlaff&Co фирмасында эшләнгән данлыклы рояле саклана.

- Федор Шаляпин - “Бушка кошлар гына сайрый!” дигән мәгълүм гыйбарәнең авторы. Имештер, ул бу сүзләрне гонорарлары киметергә, йә булмаса, бөтенләй түләмәскә омтылган импресариолар белән сөйләшүләр вакытында еш кабатлый торган булган.

- Казанга соңгы кайтуында Шаляпин 3 нче Ирләр гимназиясенә ике мең сум акча күчерә (Мәскәү трактирында бер тапкыр ашап чыгу якынча 40 тиен торган чак). Бу акчаларның процентлары 6 нчы шәһәр башлангыч училищесында тәрбияләнүчеләрнең берсенең гимназиядә укуы өчен түләүгә тотыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
65
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру