“Вәкаләтләрне бүлешү кайчан да булса хәл итүне таләп итеп, мәҗбүри рәвештә көн тәртибенә басачак проблема...”

"Россия — федератив төзелешле күпмилләтле дәүләт һәм, вәкаләтләрне бүлешмичә торып, төрле дәрәҗәдәге хакимиятләр арасында үзара мөнәсәбәтләрне корып булмаячак”, - дигән иде 2001 елның 4 июнендә Минтимер Шәймиев “Интерфакс” агентлыгына биргән интервьюсында.

Ул вакытта РФ Дәүләт Советының федераль үзәк белән субъектлар арасындагы вәкаләтләрне бүлешү концепциясен эшләү буенча эш төркемен җитәкләгән Татарстан лидеры вәкаләтләрне бүлешү зарурлыгы темасы Президент Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында кызыл җеп булып сузылды, дип белдергән иде. Шуның белән бергә Минтимер Шәймиев килешүле мөнәсәбәтләрне бер генә төрле кабул итмәү барлыгын да таныган иде. “Кемгә ошамый һәм кем мондый форманы мөмкин түгел дип саный, шуңа РФ Конституциясен укып карарга киңәш итәм: үзәк белән төбәкләр арасындагы үзара мөнәсәбәтләрне җайга салуның мондый формасы анда язылган”, - дип искә төшергән иде Татарстан Президенты.  Вәкаләтләр бүлешү процессын гамәлдәге килешүләргә бәла ягудан башламаска иде, дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. “Без җепне дөрес ягыннан сүтә башламадык, миңа калса, бу мәсьәлә артыгы белән сәясиләштерелде. Каш ясыйм дип, күз чыгармаска иде”.

Эш төркеме тәкъдим иткән концепциядә, Татарстан лидеры сүзләренә караганда, РФнең Төп Канунына каршы килердәй бернәрсә дә юк.

Документ, дип дәвам итте республика башлыгы, өстәмә хокукый актлар кабул итү юлы белән вәкаләтләрне бүлешү законнарын, шулай ук гамәлдәге федераль законнарга үзгәрешләр кертүне тәкъдим итә. Шушы эшләр башкарылгач, дип саный Минтимер Шәймиев, күп кенә килешүләргә ихтыяҗ үзеннән-үзе бетәчәк, чөнки барысы да закон тәртибендә көйләнгән булачак. “Менә нәрсәгә омтылабыз без, һәм ул эшләнәчк”, - дип шикләнергә урын калдырмый Татарстан лидеры. Минтимер Шәймиев, вәкаләтләрне бүлешүдән кала, Дәүләт Советы кысаларында карала торган  башка мәсьәләләр икътисади һәм социаль өлкәгә карый һәм алар хөкүмәт дәрәҗәсендә хәл ителә ала. “Вәкаләтләрне бүлешү, федератив төзелеш һәм дәүләт хакимияте структураларын камилләштерү кебек мәсьәләләр Россия Президенты хокукында, һәм алар шундый югары дәрәҗәдә комиссия төзергә дәгъва итә ала”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев.

Шул ук вакытта ул мондый комиссия тиз арада барлыкка килер дигән өметен дә белдерде. Концепция ахыр чиктә өстәл астына китәчәк дип санаучыларга читтән торып җавабында республика башлыгы болай диде: “Болай булмаячак, чөнки вәкаләтләрне бүлешү кайчан да булса хәл итүне таләп итеп, мәҗбүри рәвештә көн тәртибенә басачак проблема”. “Һәм бу проблемага акыл белән үлчәп, тыныч итеп, дәүләтчә якын килергә кирәк”, - дип, сүзен йомгаклады ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
147
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру