«Яңа алфавит тирәсендә эшчеләр һәм крестьяннарның үзара гаять көчле туплануына ирешелде»

Өч ел дәвамында сыйнфый дошманнар – кулаклар, руханилар һәм интеллигенциянең буржуаз-милләтчел өлеше белән кискен көрәш нәтиҗәсендә Татария эшчеләре яңа алфавитны тарату эшендә гаять зур уңышларга ирештеләр», - дип хәбәр итә «Красная Татария» газетасы үзенең 1930 елның 25 ноябрендәге санында.

Яңа алфавит дигәндә газета яңалифне  – латин графикасы нигезендәге татар алфавитын күз уңында тота. Республика 1927 елда яңа алфавитка күчә. Укучыларны үткәрелгән реформаның дөреслегенә ышандырып, ВКП(б) Татар өлкә комитеты газетасы болай дип яза: «Яңалифне кабул иткәннән соңгы беренче еллар ук татар эшчеләренең мәдәни артталыгын җиңү, аларны интернациональ мәдәнияткә җәлеп итү эшендә яңа алфавитның гаять зур өстенлекләрен тулысынча расладылар. Шуның белән контрреволюцион солтангалиевчелек ахыргача ачылды, бик мөһим мәдәни-сәяси бурыч буларак яңа алфавит тирәсендә эшчеләр һәм крестьяннарның үзара гаять көчле туплануына ирешелде».

Алга таба өч ел эчендә бөтен юнәлешләр буенча яңалифкә тулысынча күчү өчен «барлык төп шартлар» өлгерде дип хәбәр итеп, «Красная Татария» ВКП(б) Татар өлкә комитеты бюросының беренче чираттагы бурычларны билгеләгән карары турында да мәгълүмат бирә: «1) Гыйнвардан 1 февральгә кадәр яңалифкә күчүне тәмамлау буенча айлык игълан итәргә, бу вакыт эчендә барлык совет, хуҗалык, кооператив һәм башка учреждениеләрдә һәм оешмаларда, шулай ук Татреспубликадагы барлык вакытлы һәм вакытлы булмаган басмаларда тулысынча яңалифкә күчеп бетәргә. 2) 1 гыйнварга кадәр калган вакыт әлеге чара тирәсендә эшчеләрнең киң массаларын мобилизацияләү өчен, типографияләрнең, учреждениеләрнең һәм аларда эшләүчеләрнең  барлык рәсми эш кәгазьләрен  яңалифтә алып бару буенча әзерлек дәрәҗәсен тикшерү өчен яңалиф айлыгына әзерләнү максатында кулланылырга тиеш. 3) 1 февральгә кадәр калган вакыт эчендә максималь дәрәҗәдәге игътибар грамоталылыкны тирәнәйтүгә (яңалифтә тиз уку һәм язуга) һәм эшчеләр арасындагы грамотасызлыкны ахыргача бетерүгә юнәлдерелергә тиеш. 4) Татар Үзәк башкарма комитетына әлеге мәсьәләгә кагылышлы карар чыгаруны йөкләргә. Барлык совет учреждениеләре өчен яңалифкә берсүзсез күчүне тулысынча һәм уңышлы тәмамлап бетерүне тәэмин итү мәҗбүри. 5) Айлык белән җитәкчелек итүне яңалиф буенча дәүләт комитетына һәм  культпоход буенча үзәк штабка йөкләргә».

Партия җитәкчелеге карары, әлбәттә, үтәлә. Моннан соң латин графикасына нигезләнгән яңа татар алфавиты «эшче һәм крестьян массаларының гаять зур тупланганлыгын» тугыз ел дәвамында – 1939 елга кадәр тәэмин итеп торачак әле.

Ә 1939 елда татар эшчеләрен интернациональ мәдәнияткә җәлеп итү эшендә «яңалифнең гаять зур өстенлекләре» төтен кебек таралып бетә.  Яңалиф архивка озатыла, аның урынына тиз арада инде кириллица нигезендәге яңа татар алфавитын кертәләр. Әлбәттә, болай гына түгел, катгый пролетарларча – «эшчеләр үтенече буенча». 

В. Кондратьевның архивтан Ф. Феттер фотосы, чыганак: tuganaylar.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
3397
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру