Янган заводның кара төтене әллә кайдан күренә иде

1993 елның 14 апрелендә килеп чыкка фаҗига - КАМАЗның двигательләр заводын юкка чыгарды. Еллык куәте 100 мең двигатель булган, 19 мең кеше хезмәт иткән предприятиедән иртәнге якка баганалар һәм тимер-томыр өеме генә калды...

Двигательләр заводы мәйданын шәһәрдәге берәр микрорайон территориясе  белән чагыштырып булыр иде - 1152 метрга 363 метр. Болар барысы да – янучан полистирол белән капланган бер түбә астында. Әлеге яну напалм януын хәтерләтте, диярләр белгечләр, янгын сүндерелгәннән соң. Тагын алар шунысын да искә төшерәчәкләр: завод америкалылар технологиясе буенча корыла, әмма алар, америкалылар, җылыткыч сыйфатында полистирол кулланылганын белгәннән соң, объектны иминиятләштерүдән баш тарталар...

 

 Янгын 18:41 сәгатьтә көч кабелендә кыска ялганыш килеп чыгу сәбәпле башлана. Ут тиз арада түбәгә күчә башлый. Беренче янгын сүндерү бригадасы фаҗига урынына 19:04 тә килеп җитә, Яр Чаллы өчен максималь сандагы янгын сүндерү көчләре чакырыла. Тик егерме минуттан соң ук  көчләрнең янгынның таралуын туктату өчен дә җитеп бетмәве ачыклана.

 

19:52. Янгын мәйданы - 100  мең квадрат метрда. Утны сүндерергә  30 машина җәлеп ителә, Түбән Кама, Әлмәт, Алабуга шәһәрләрендәге янгын сүндерү машиналары һәм гражданнар оборонасы көчләре ярдәмгә килә. Ләкин янгын көчәя бара. 21:30 га ут двигательләр заводы түбәсен тулысынча ялмап ала…

 

Янгынны икенче көнне сәгать көндезге 11дә генә сүндереп бетерәләр - ләкин бу да әле заводның җир өстендәге өлешендә генә. Ут подвалларда тынмый, ә подвалларның озынлыгы җиде километрга якын. Алар буенча янгын двигательләрне сынау станциясенә күчәргә мөмкин, ә анда – майлар һәм дизель ягулыгы саклана торган савытлар…

Нәтиҗәдә ут юлын вак таш һәм кирпечләр белән бүлеп,  станцияне саклап калуга ирешәләр. 21 апрель көнне янгынны тулысынча сүндерәләр – шушы көнгә кадәр янгын сүндерүчеләр икешәр смена эшлиләр, һәр смена бер тәүлек дигән сүз... 

 

 Янгын сүндерүчеләрнең фидакарьлеге, эшләрне дөрес оештыру нәтиҗәсендә җиһаз-җайланмаларның да бер өлешен саклап калалар.  420 мең квадрат метр мәйданны биләгән җитештерү корпусы тулысынча юкка чыга. Бәхеткә, үлем-җитемнәр булмый.

 

P.S. РФ һәм ТР хөкүмәтләре булышлыгы белән, камазлылар, акрынлап, элеккеге җитештерү куәтен торгызуга ирешәләр. Параллель рәвештә көч агрегатларын камилрәк җайланмалар нигезендә җитештерүне дә алып баралар. Бер ел да үтми,  янгыннан соң беренче «КАМАЗ-7405» двигателе җыела, 1996 елның 24 декабрендә тантаналы рәвештә двигательләр җыюның торгызылган төп конвейерын эшләтеп җибәрәләр.

 

Үз күзләре белән күрүчеләрнең истәлекләре

 

Әлфия Гарипова,  1993 елда – двигательләр заводыныда слесарь:

 

«14 апрельдә мин өйдә идем. Фатир тәрәзәсеннән завод ягыннан килгән кап-кара, коточкыч  куе төтенне күреп алдым. Иртән эшкә килсәм,  эш урыным юк, цехыбыз тулысынча янып беткән. Безне өйгә кайтарып җибәрделәр. Шундук эштән китү турында гариза яздым, янгыннан калган өемнәрне чистарту, көек исен иснәү – хатын-кыз эше түгел дип санадым. Шушы ук заводта эшләгән ирем әле озак вакытлар предприятиене торгызуда катнашты».

 

Николай Туганов, 1990 нче елларда  –  «Вести КАМАЗа» газетасы фотохәбәрчесе:

 

“Янгын турында танышымнан кичке сәгать 9лар тирәсендә генә ишеттем. Фотоаппаратымны алдым да күршегә йөгердем – аның  «Москвич»ында заводка барып җиттек. Заводның түбәсе һәм корпусы ут эчендә иде, янгын телләре йөз метр чамасы өскә күтәрелә. Караңгыда төшердем, ә ул вакытта территорияне милиция хезмәткәрләре тыгыз боҗра белән уратып алган иде, ЧП булган урынга беркемне дә кертмәделәр…

Мәскәүдә «Авто» газетасының беренче битендә минем фаҗига булган урында төшерелгән бердәнбер фотом чыгып калды.Һәм башка беркайда да фотографияләр бастырылмады  – өстән бирелгән күрсәтмә буенча КГБ хезмәткәрләре миннән һәм коллегам Вячеслав Бурнышевтан пленкаларны алдылар, басмаларны -  фотоларны чыгарырга, ә журналистларны янгын турында язарга катгый тыйдылар».

 

Виктор Волков, янгын сүндерүче:

 

«14 апрельдә заводта көндез гражданлык оборонасы өйрәнүләре үтте,  ә кич белән  заводны тәэмин итеп торган ГПП-12 подстанциясенең кабель трассасы яна башлады. Шартлау тавышына беркем дә игътибар итмәде, өйрәнүләр үтә дип уйлады… Ә ут, яңадан-яңа урыннарны биләп алып,  кабель буенча гаять зур тизлектә тарала башлады… Без сигез көн, сигез төн куе төтен, югары температура  шартларында башта - түбәдә, аннан соң бина һәм подвалларда утка каршы көрәштек».

  

Марина Арап, музыка мәктәбе укытучысы:

 

«Һавага күтәрелгән кап-кара төтенне мин фатир тәрәзәсеннән күреп алдым. ЧП масштабларын, әлбәттә, аңлап җиткермәдем. Ирем балыкка киткән иде, өйгә кайтып заводның януын күргәч, шунда ук эшенә йөгерде. Шәһәрдә төрле имеш-мимешләр йөрде, үлгәннәрнең санын яшерәләр, дип тә сөйләделәр. Бернинди рәсми мәгълүмат та булмады, шуңа күрә дә мондый сүзләр арта барды. Мин аларга ышанмадым, ихтимал, совет тәрбиясе йогынтысы булгандыр: безгә хакимияткә ышана идек, барысы да яхшы булыр, дип уйладык».

 

 Николай Усанов,  1994 елда  – КАМАЗның агрегат заводында наладчик:

 

«14 апрельдә, янгын башланганда мин нәкъ менә икенче сменада эштә, предприятиедә идем. Заводта сүз таралды, имеш, «движкида» ниндидер бик җитди хәл булган. Без урамга чыктык, янгын телләрен күреп алдык. 15 минуттан соң мастер эшне туктатты, хатын-кызларны кайтарып җибәрде, ә без, ирләр, заводны һәм цехларны сакларга калдык…»

 

Чыганак: «Вести КАМАЗа»

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
221
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру