Йолдызлар 100 елдан очрашты
Йолдыз томанлыкларын һәм астероидларны өйрәнгән галим үзен обсерватория янында күмәргә васыять итә.
Әмма шулай килеп чыга: Василий Павлович Энгельдардтның әле 1901 елда ук төзелгән васыяте бары тик 100 елдан соң гына үтәлә. 2014 елның 21 сентябрендә галим-астрономның көле үзе исемендәге Астрономия обсерваториясе янындагы төрбәдә урын ала.
Энгельгардтның васыяте очраклы булмы й. Бөтен гомерен астрономиягә багышлаган Василий Павлович 19 нчы гасыр ахырында үзенең Дрездендагы Зур обсерваториясендәге барлык җиһаз-җайланмаларны Казан император университетына тапшыра – биредә университет обсерваториясен оештыру максатына. Обсерватория төзелә һәм 1901 елда эшләп китә, Энгельгардт исемен йөртә башлый. Василий Павлович, обсерватория ихтыяҗларына тотарга дип, алтын белән 200 мең сум акчасын (ул заманнар өчен гаять зур сумма!) һәм үзенең бөтен милек-мөлкәтен Казан университетына васыять итеп калдыра. Боларның барысы өчен ул үлгәннән соң үзен дусты һәм хезмәттәше – астроном Дмитрий Дубяго (обсерваториянең беренче директоры, 1899-1905 елларда Казан император университетының ректоры – ред. иск.) белән янәшә - обсерватория территориясендәге кәшәнә астындагы төрбәдә күмүләрен сорый, бу аның бердәнбер теләге һәм шарты була.
1907 елда университетның гыйльми советы, Энгельгардтның үтенечен тикшереп, аның каршында үз өстенә йөкләмә ала: «1) Сезнең исемдәге обсерваториянең көньягындагы баганага Сезнең җәсәдегезне күмәргә; 2) каберне һәм анда куелачак сүнми торган лампаданы карап тотарга...»
Энгельгардт 1915 елда вафат була, әмма галимнең соңгы үтенечен үтәү турында сүз дә була алмый: Беренче бөтендөнья сугышы бара. Революциядән соң галимнең васыяте турында искә дә төшерүче булмый, хәер, бу яңа хакимияткә әлеге капитал белән үзләренчә идәрә итәргә бер дә комачауламый.
Василий Энгельгардтның соңгы теләген бары тик яңа Россиядә генә тормышка ашырырга насыйп була. 2014 елның 21 сентябрендә Энгельгардтның төрле илләрдән җыелган туганнары каршында галимнең көле салынган табутны обсерватория кәшәнәсе астындагы төрбәгә күмәләр, дусты һәм хезмәттәше Дмитрий Дубяго янәшәсенә.
Фото: kpfu.ru
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз