Йолдызларга кадәр җитеп, исән калу

1961 елның 28 апрелендә очучы дөньяда беренче мәртәбә моңарчы күрелмәгән биеклеккә - 34 километр 714 метрга күтәрелә! Очкыч белән Георгий Мосолов идарә итә. Һава киңлекләренә юлы Казан аэроклубында башланган очучы-сынаучы була ул..

Халыкара авиация федерациясе (FAI) тарафыннан теркәлгән дөнья рекордын күпләр фантастика дип атый һәм аны кешенең беренче мәртәбә галәмгә күтәрелүенә тиңли. Аерма бары тик шунда гына: Гагаринны Галәмгә ракета алып менсә, Мосолов үзенең «МиГ»ына утырып коточкыч биеклеккә мөстәкыйль күтәрелә. 

Биеклеккә күтәрелү буенча Америка очучысы Джо Б. Джордан тарафыннан аңа кадәр куелган дөнья рекордын совет очучысы өч километр 200 метрга диярлек арттыра. Очыш вакытында Мосолов берничә секунд авырлык югалту халәтендә булып ала, ә очышның иң биек ноктасында машинаның тизлеге сәгатенә 60 километрга җитәр-җитмәс була. Шулай да маҗараларсыз гына булмый. Самолет приборларына караганда, очучы хәтта тагын да югарырак  – 35 километрга күтәрелгән, әмма әлеге очышны теркәп торучы җирдәге  станцияләрнең берсендә иң кирәкмәгән чакта гына ут сүнә. Электрны  җайга салганчы, «МиГ»  300 метр биеклеген югалтып өлгерә...  

Георгий Мосолов тарафыннан  1961 елның 28 апрелендә куелган дөнья рекорды аның бердәнбер казанышы булмый. Ике ел элегрәк  ул үзенең «МиГ»ында сәгатенә  2504 километр тизлеккә ирешә. Гомумән алганда, Георгий Константиновичның казанышлар исемлегендә алты дөнья авиациясе рекорды теркәлгән. Тагын бер рекорды бар, анысы хәтта саллырак тадыр.  Артем Микоян исемендәге Тәҗрибә-конструкторлык бюросында эшләгән  очучы-сынаучы буларак, ул, һәр көнне диярлек тормышын куркыныч астына куеп, ике дистәләп самолетның тәҗрибә вариантын сыный. 

Юрий Гагарин да Мосолов белән дус була, бу дуслык белән  горурлана.1962 елның 1 маенда - очучының туган көнендә төшерелгән фотографияләр сакланган. Әлеге фотосурәттә  - беренче космонавт хатыны белән Мосоловларда кунакта. «Ул хатыны Валя белән килде, - дип искә төшерә соңрак Георгий Константинович. – Һәм бу компаниягә мин тагын үзем белән бергә эшләгән  дусларым – очучы-сынаучыларны да чакырдым. Мин бөек очучылар белән очрашу аңа да күңелле булыр, дип уйладым. Мин ул оялды ук дип әйтмәс идем, әмма нинди компаниягә эләккәнен аңлый иде».

Мосоловның 1962 елның 11 сентябрендәге  соңгы очышы чак кына фаҗига белән тәмамланмый кала.  Ул көнне очучы тәҗрибә рәвешендә җыелган истребительне (МиГа- 23 прототибы)  сыный.  Югары биеклектә двигатель таркала. Машинаның тизлеге сәгатенә  800 километрдан азрак булганда гына катапульцияләнергә рөхсәт ителә, әмма пикега киткән машинаның тизлеген киметергә инде мөмкин булмый. Очучы машинаны 8000 метр биеклектә ташлап чыга. Кабинада вакытта ук башын җәрәхәтли, кулын сындыра, катапульцияләнгәндә аягын сындыра, парашют бавы гәүдәсен кыса – җиргә кадәрле диярлек парашют гөмбәзе астында башы белән аска караган килеш төшә…

Хатыны Галина белән

Улы Георгий белән

Коткаручылар очучыны биш сәгатьтән соң гына табалар. Ул ике тапкыр клиник үлем кичерә, бер елы хастаханәләрдә уза, аның терелүен бөтен дөнья күзәтеп тора. Мосолов исән кала, аякка баса, ләкин очышларга кире кайта алмый инде.

…Казанда, Милли музейда, кыйммәтле экспонат саклана. Бу - очучының югары биеклекләрдә кия торган костюмы. Аны Советлар Союзы Герое Георгий Мосолов туган шәһәренә үзе тапшыра. Казанда ул 1944 елда Хәрби-Һава Көчләре мәктәбен бишлегә генә тәмамлый. Казандагы аэроклубта очарга өйрәнә…

Георгий Мосолов үзе һәм эше турында:

«Очучы кайсы вакытка кадәр самолетны коткара алуын, кайсы вакыттан, кайсы мизгелдән үзен коткарырга керешергә тиешлеген төгәл күз алдына китерергә тиеш. Авиациядә бик-бик күпләр әлеге чикне, әлеге мизгелне тотып ала алмый, тоймый,  дияр идем».

«Бервакыт машинам тыңламый башлады. Егыла башладык. Мин берничә мәртәбә кабинадагы фонарьга, штурвалга бәрелдем, кабинада яраланып, канга батып утырам. Әмма катапультадан файдаланмадым. Һәм минем әле җир белән очрашуга кадәр бер секунд вакытым бар иде. Һәм ул секунд минем коткаручым булды. Җир белән очрашуга бер секунд кала, мин самолетны күтәрә алдым. Һәм бу тагын уннарча мең экземплярда кабатланды».

«Ул көнне мин  «МиГ»та рекордлы тизлеккә  ирештем – сәгатенә  2388 километрга кадәр җитә алдым. Әмма бөтен ягулыкны бетердем. Җиргә эшләми торган двигательләрдә утырдым… Ә өйдә кунаклар көтә – улым Георгийга дүрт яшь тулган көн. Өйдә барысы да миңа ташланды, янәсе ни өчен мин үземне кунакларга карата әдәпсез тоттым. Ләкин мин сәбәбен -  бүген бөтенләй алар арасында булмый калу ихтималы турында беркемгә дә әйтмәдем…». 

Мосолов һәм аның рекордлары турында:

Ричард Хейст,  Эмбри-Риддл авиация университеты проректоры, АКШ: «Мосолов заманында бу бик куркыныч эш иде, ул вакытлар белән чагыштырганда,  бүген очучылар тормышларын күпкә азрак куркыныч астына куя. Хәзер аларның эшен башта компьютер башкара, аннан соң гына сынаучы штурвал артына утыра».

Алексей Сиников, Маршал Жуков исемендәге Һава-космик оборона хәрби академиясе профессоры: «Әлбәттә, бу фантастикага тиң иде. Әмма бары тик соңрак кына шуны аңлый башладым:  әгәр  Юрий Алексеевич Гагаринны орбитага ракета алып менсә,  үзе очкан самолет белән Георгий Константинович үзе идарә итә. Һәм ул очкычны үзе коточкыч югары биеклеккә менгерергә тиеш була. Бу бит ул заманнарда! Әле хәзерге  вакытта да самолетлар мондый биеклекләрдә нормаль очмый». 

Владимир Филатов, СССР Хәрби-Һава Көчләре ветераны: «Гагаринның елмаюы бөтен планетаны әсир итте. Очучы-сынаучы Георгий Мосоловның елмаюы бөтен СССР истребительләр авиациясен әсир итте. Аның казанышларын, үзен бөтен дөнья белә».   

Фото: mir24.tv, testpilots.ru, aeslib.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
183
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру