Юбилей «КАМАЗ»ы Саяно-Шушенск ГЭСын төзергә китә

«Владимир Ильич Ленинның 110 еллыгына» - 150 меңенче йөк машинасының ишегенә әнә шулай дип язылган була. Автомобиль КАМАЗда 1980 елның 8 апрелендә җыела.

Автозаводка 150 мең автомобиль җыю өчен дүрт елга якын вакыт таләп ителгән булып чыга. Беренче «КАМАЗ» төп конвейердан 1976 елның февралендә төшә. Өч ел һәм дүрт айдан соң, 1979 елда, 100 меңенче автомобиль җитештерелә. Тагын 50 мең машина җыю өчен бер елдан азрак вакыт таләп ителә. Җитештерүнең мондый үсеш темпларын дөнья сәнәгатенең күргәне булмый.

Вакыйганы тантаналы рәвештә билгеләп үтәләр. Машина җыюны социалистик ярышта җиңүчеләр – юлбашчының 100 еллыгы хөрмәтенә оештырылган хезмәт вахтасында катнашучыларга ышанып тапшыралар. Ә машинаны төп конвейердан иң яхшы сынаучы-йөртүче Лев Кузнецов алып чыга.

Юбилей автомобиле шулай ук теләсә кемгә эләкми. Аны Абакан шәһәреннән килгән, яшь машина йөртүчеләр арасында оештырылган «КАМАЗдан зур бүләк» беренче бөтенсоюз ярышында җиңүче Анатолий Деревцовка - Саяно-Шушенск ГЭСы төзүчесенә тапшыралар.

Фото чыганагы: vestikamaza.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
115
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру