Заводка автопромны шина белән тәэмин итү йөкләмәсе бирелә 

1968 елның 7 маенда Татариядә төзелә башлаган предприятиегә Тольятти белән Ульяновск автозаводларын үзебездә эшләнгән сыйфатлы шиналар белән тәэмин итү бурычы йөкләнә. 

Биш ел узгач, 1973 елның 29 маенда Түбән Камада шиналар җитештерү буенча заводта “Жигули”лар өчен беренче автокамера чыгарыла. “Нижнекамскшина”ны кулланылышка тапшырырга ике ел кала җитәкчелеккә килгән Николай Зеленов төзелешнең тизләтелгән графигын эшли, бу исә җитештерү эшен дә тизләтеп, илгә өстәмә рәвештә тагын йөзләрчә мең шина эшләү мөмкинлеге бирә. 

Зеленов предприятие белән чирек гасыр дәвамында җитәкчелек итә, ул барында “Нижнекамскшина”ның массакүләм шиналар заводы, йөк машиналары шиналары заводы төзелә, беренче масштаблы реконструкция үткәрелә, танылган чит ил фирмасының җиһазлары кайтартыла. Югары тизлекле радиаль шиналарның эшләп чыгарыла башлавы, фирма логотибы, хәтта шиналарның “Кама” атамасы да турыдан-туры беренче директор исеме белән бәйле. Бөтенлекле металл кордлы шиналар җитештерү буенча завод төзү идеясе дә аныкы була, ул соңрак гамәлгә ашырыла. Социаль өлкәдәге казанышлары да сокланырлык: “Юбилейный” спорт сарае, “Акчарлак” балалар лагеры, ял итү базасы, шина эшләүчеләр өчен шифаханә һәм дәваханә, торак йортлар, балалар бакчалары... 
Бүген “Нижнекамскшина” КАМА, КАМА EURO, Viatti маркалы шиналар чыгара. Предприятие ил җитештерүчеләре арасында беренче булып, Fiat, Skoda, Volksvagen, Ford машиналарын җыючы автозаводларга шиналар җитештерә башлады. 

Фото: visualrian.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
114
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру