«100 еллык ифтары» н өйгә китәрәчәкләр

VIII Республика ифтары 24 апрельдә башлана. Ул бөтен Татарстан буйлап 30 мең кешегә өләшенәчәк.

Быел ТАССРның 100 еллыгына багышлап, “100 еллык ифтары” дип аталган чара мохтаҗлыкта яшәүче татарстанлыларның өенә китереп бирү рәвешендә узачак. Ифтарда катнашучылар саны былтыргыдан ике тапкырга күбрәк һәм ул 30 мең кешене тәшкил итә. “100 еллык ифтары” элекке кебек бер көндә генә түгел, ә Рамазан ае буена үткәреләчәк.

Россия кулланучылар күзәтчелеге идарәсенең санитар таләпләренә ярашлы “Ак Барс Арена” стадионы һәм “Туган Авылым” комплексы территорияләрендә көн саен берәр мең ифтар җыелмасы әзерләнәчәк. Аларны мохтаҗларга тапшыруны ТР Диния нәзарәтенең “Зәкят” хәйрия фонды, Казан мәчетләре имамнары һәм Татарстан районнары мөхтәсибләре оештырачак.

Масштаблы социаль акциягә теләгән кеше кушыла ала: моның өчен ИФТАР буш урын СУММАны күрсәтеп (мисал өчен, ИФТАР 300), 7715 номерына смс җибәрергә кирәк.

VIII Республика ифтары җомга көнне 24 апрельдә – Уразаның беренче көнендә төп оештыручылар – Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, “Туган Авылым” милли-туристик комплексын оештыручыларның берсе Радик Абдрахманов һәм “Ак Барс Арена” стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов катнашуында үтәчәк.

Фото: kazanfirst.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
108
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру