100 еллыкка 100 нарат

Әгерҗе халкы республика юбилее уңаеннан нарат аллеясе утыртты.

Акция Татарстан Республикасы Конституциясе көнендә узды.

100 нарат үсентесен күп балалы гаиләләр өчен төзелгән яңа йортлар микрорайонына бара торган юл буйлап утырттылар.

“Мондый акцияләр бик кирәк. Бүген – ул Татарстанның бай тарихын искә төшерер, бүгенгесе турында сөйләшер, киләчәккә планнар корыр өчен бер форсат. Әгерҗе районы халкы республика үсешенә үзенең саллы өлешен кертә. Татарстан ирешкән казанышлар – безнең уртак хезмәт нәтиҗәсе, туган төбәгебез чәчәк атсын өчен һәркайсыбыз куйган тырышлыклар”, - дип белдерде район башлыгы Азат Вәлиев, үзе дә агач утыртуда катнашып. Эш төгәлләнгәч, ул акциядә катнашучыларны кайнар чәй һәм күмәч белән сыйлады.

 «Агрызские вести» газетасы мәгълүматлары буенча

Фото: agryz-rt.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
1834
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру