100 еллыкка - 100 юкә

Бөгелмә  волонтёрлары һәм студентлары шәһәр паркында юкә үсентеләре утырттылар.

Кызылармиячеләр урамында урнашкан мәдәният һәм ял паркы территориясендә юкәләр утырту акциясендә катнашучылар әлеге чараны Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүнең 100 еллыгына багышладылар. Агач утырту процессы гамәлдәге  санитар-эпидемиологик  режим кагыйдәләрен саклап оештырылды. Үсентеләрне  «Бөгелмә урман хуҗалыгы» бүлеп бирде.

Район матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, юкәләр үзләренең матурлыклары һәм талымсызлыклары өчен сайланган. Агачлар  бөгелмәлеләрнең күпме буынын искиткеч хуш исләре белән куандырып торыр, дип ышанабыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
106
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру