«19-20 гасырларда Идел буе һәм  Урал буе татарлары» - Санкт-Петербургта

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими илчелеге адресына Татарстан Республикасы Көне уңаеннан котлаулар килә тора.  Мәсәлән,  Россия этнография музееннан алынган телеграммада мондый сүзләр бар:  «Кадерле дуслар! Россия этнография музее сезне Татарстан Республикасы Көне белән котлый!

Бу көндә без сезгә музеебызда Идел буе һәм Урал буе татарларының традицион мәдәниятенә багышланган яңартылган экспозиция ачуга ярдәм күрсәтүегез өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең булышлыгы һәм финанс ярдәме нәтиҗәсендә музей үзенең кунакларын  «19-20 гасырларда Идел буе һәм  Урал буе татарлары» күргәзмәсендәге бай экспонатлары һәм күргәзмә буенча оештырылган кызыклы экскурсияләре белән шатландыра ала. Биредә куелган күп кенә экспонатлар Санкт-Петербургтагы татар җәмәгатьчелеге вәкилләре тарафыннан бүләк итеп тапшырылган. Музей исеменнән сезгә рәхмәтебезне белдерәбез, бәйрәм белән  котлыйбыз, ныклы сәламәтлек, уңышлар, иминлек, киләчәктәге казанышлар юлында иҗади потенциалыгызның һәм энергиягезнең савыкмавын телибез! Хөрмәт белән, Россия этнография музее».

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими илчелеге мәгълүматлары буенча

Фото: ethnomuseum.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
79
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру