Сабантуй – 2020 онлайн-чара старт алды

Бәйрәм кысаларындагы трансляцияләр 2 июльдән #Сабантуй2020 хештегы белән алып барылачак.

Төрле   чаралар   Instagram, ВКонтакте, Одноклассники, Facebook, YouTube социаль челтәрләрендә барачак.  Программада - флешмоб, челлендж, конкурслар, мастер-класслар, иҗади очрашулар, яшьләр онлайн-фестивале һәм башкалар. 
Трансляцияләр Сабантуй традицияләренә, кызыклы бәйрәм конкурсларына һәм көч сынашуларга багышланачак. Чараларда театр артистлары, җырчылар, һөнәри тренерлар катнашачак. 

4 июль – бәйрәм көнендә ТНВ телерадиокомпаниясе телемарафон һәм онлайн-трансляция уздырачак.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
166
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру