2020 елда Татарстанда “Безнең ишегалды” программасы буенча 1 меңнән артык ишегалды төзекләндереләчәк

Программаның быелгы планына кергән барлык объектлар да “Төзекләндерү картасы”нда билгеләнгән  (программаның dvor.tatar сайтында). Шуларның 226сы - Казанда, 131е – Яр Чаллыда, 83е – Яшел Үзән районында, 67се – Түбән Кама районында, 52се Әлмәт районында урнашкан. 

Быел барлыгы “Безнең ишегалды” Президент программасы буенча республикада 1084 ишегалды төзекләндереләчәк. 

427 ишегалдында эшләр бара инде: иске җиһазлар сүтелә, иске асфальт алынып, яңасы түшәлә, тротуарлар ясала, кече архитектура формалары урнаштырыла. 
 
Белешмә өчен: 

Ишегалларын төзекләндерү буенча масштаблы программа республикада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов башлангычы белән гамәлгә ашырыла. 2020 елдан алып 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалдына ремонт ясалачак – 2014 елга кадәр төзелгән барлык күпфатирлы йортларның йорт яны территорияләрендә, әгәр элегрәк аларга төрле программалар нигезендә ремонт ясалмаган булса. Төзекләндерү үтеп йөри торган юлларга асфальт түшәүне, булган тротуарларга асфальт түшәүне, яңаларын булдыруны, эскәмия һәм чүп савытларын урнаштыруны, ишегалдында яктырту системасын ремонтлауны, балалар өчен уен комплекслары урнаштыруны, каты көнкүреш калдыклары өчен мәйданчыклар булдыруны үз эченә ала.  

Фикер алышу һәм җәмәгатьчелек контроле максатыннан барлык проектлар да программаның dvor.tatar сайтына куела. Төзелеш эшләре башланыр алдыннан өч көн кала, ишегалдына  объектны паспорты урнаштырыла, анда төзекләндерүнең ахыргы планы күрсәтелә. 

Элемтә өчен Президент программасының кайнар элемтәсе эшли: 8 (800) 27-5-2020. Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр dvor.tatar сайтында, программаның социаль челтәрләрдәге @ dvor.tatar Инстаграм һәм “ВКонтакте” битләрендә кабул ителә. WhatsApp +7 (939) 302-2020 номеры буенча төзелеш эшләре барган ишегалдына караган йортларда яшәүчеләр эш барышын фотога һәм видеога төшереп җибәрә ала. 
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
97
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру