2020 елгы Казан марафонында 11 мең кеше катнашачак

Чара 10-11 октябрь көннәрендә оештырыла. Марафон уздырганда җыелган акчаларның бер өлеше  «Роналд Макдоналд Йортына» тапшырылачак.

Катнашучылар арасында – илебезнең төрле төбәкләреннән килгән профессиональ спортчылар, физик культура сөючеләр, чиновниклар, башка төр спорт белән шөгыльләнүче спортчылар, дип хәбәр итә республика Спорт министрлыгы матбугат хезмәте. 

Традиция буенча,  акциядә катнашырга дип, йолдызлы кунаклар киләчәк. Быел марафонда Казахстанның Милли паралимпия комитеты башлыгы  Кайрат Боранбаев һәм футбол буенча Россия җыелма командасының  экс-капитаны, дөнья дәрәҗәсендәге марафончы Алексей Смертин һәм башкалар катнашачак.

Марафонда дүрт дистанция каралган: 3, 10, 21,1 км һәм 42,2 км. Маршрутлар башкалабыз Казан үзәге аша үтәчәк: үзәк стадион, Кабан күле яры, Меңъеллык паркы һәм Казан Кремле яныннан уза. Яшь спортчылар 600 метрга TIMERKIDS йөгерешендә һәм “ползункилар” узышында катнаша алалар.

Марафон уздырганда җыелган акчаларның бер өлеше  «Роналд Макдоналд Йортына», балалары Республика балалар клиник хастаханәсендә озак вакытлар дәвалану уза торган гаиләләр өчен түләүсез кунакханәне карап тотарга юлланачак.

Фото: vk.com/kazanmarathon
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
164
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру