30 рәссам “открытка”ларга төшерелми торган Казанны сурәтләячәк

17сеннән 29 июльгә кадәр төрле шәһәрләрдән һәм төбәкләрдән килгән, шулай ук Татарстанның үзенең рәссамнары “Со-творение” проекты кысаларында пленэрларда эшләячәк.

Барлыгы 60ка якын картина ясалачак һәм алар йомгаклау күргәзмәсенә куелачак. Ул 29 июльдә Казанның Заманча сәнгать галереясендә ачылачак.

Проектта Кырым, Татарстан, Башкортстан, Чувашия, Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Кемерово, Владивосток рәссамнары катнаша. Пленэристлар арасында Бато Дугаржапов (Мәскәү), Эдуарда Кулиш (Севастополь), Олег Кульпин (Лениногорск), Зөфәр Гыймаев (Казан), Вера Филиппова (Череповец)  һәм башка танылган рәссамнар бар.

Аларның картиналарының төп темасы – Казанның танылмаган районнары: Зилант монастыре, Бишбалта һәм Иске Татар бистәләре, тарихи үзәк урамнары, шулай ук Болгар белән Свияжскның  кайбер манзаралары.

- Без махсус шундый урыннарны күрсәтергә тырышабыз, алар бит югалырга яки үзгәрергә мөмкин. Бүгенге көннең рухын сурәтләп каласы килә, - диде “Татар-информ” МАда узган матбугат конференциясендә проектның оештыручысы, рәссам Альберт Шиабиев. – Мин үземә Казанның Ульянов урамындагы бер урынны сайладым. Һәрбер йорт, хәтта бүгенге көндә сүтелгәне дә, минем күңелемдә саклана, алар миңа кадерле һәм кызыклы.

Проект РФ Президенты грантлары фонды акчасына гамәлгә куела.

- Шунысы күңелле: безне иҗтимагый оешмалар үзләрен федераль дәрәҗәдә күрсәтә ала, грантлар ота, республиканың сәнгать өлкәсендәге проектлары чыннан да әһәмиятле. Андый проектларның берсен дә ярдәмсез калдырмыйбыз, - диде Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Казанда күрсәтелгәннән соң, күргәзмә Татарстан шәһәрләре буйлап сәфәргә чыгачак. Аннан соң, грант шартларына ярашлы, 30 эш республиканың реабилитаөия үзәкләренә, картлар интернат-йортларына, туган якны өйрәнү музейларына тапшырылачак.

Проект ТАССРның 100 еллыгына багышлана.

Тышлык: Эдуард Кулиш. Флора. 2013 ел.  

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
87
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру