Аңа сәхнәгә юл олы экраннар аша ачылаАңа сәхнәгә юл олы экраннар аша ачыла

Аңа профессиональ җырчы булырга композитор Микаэл Таривердиев киңәш итә. Мэтр ялгышмый – Хәйдәр Бигичев күренекле җырчы булып таныла...

Таривердиев “Алл, без талантлар эзлибез!” дигән бөтенсоюз күләмендәге телевизион конкурсның (70 нче елларда СССРның Үзәк телевидениесендәге иң популяр конкурс – ред. иск.) жюри рәисе була. Хәйдәрне, гап-гади Мәскәү заводы эшчесен, анда катнашырга дуслары үгетләп, көч-хәл белән күндерәләр. Калганы талант эше: егет лауреат була. Билгеле композиторның фатихасын алгач, ул кыюлык туплап, Казан консерваториясенә укырга керергә дип килә. Рәсми имтиханнарга соңга кала, Нәҗип Җиһанов аны кабинетында үзе тыңлый. Һәм Таривердивның тулаем хаклы булуына инана…

Бигичевның аннан соңгы тормыш юлы да моны һәрвакытта раслап тора. Ул Муса Җәлил исемендәге Татар опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты – театрның бердәнбер драматик теноры була. Егермедән артыграк ел эчендә ул Казанда барган спектакльләрдә төп партияләрне башкара. “Җәлил” операсындагы Җәлил, “Алтынчәч”тәге Җик, “Сагыш”тагы Каварадосси, “Кармен”дагы Хозе – матурлыгы һәм тулылыгы ягыннан сирәк очрый торган тавыш, актерлык осталыгы Бигичевка истә кала торган образлар тудырырга ярдәм итә.

“Аңа бик күп эшләргә туры килде. Мәсәлән, “Отелло”дагы партияне бер елга ике генә тапкыр башкарырга ярый, ул да зур көч таләп итә әле, ә Хәйдәр айга дүртәр спектакльдә җырлый иде”, – дип искә төшерә аның хатыны, шулай ук җырчы Зөһрә Сәхәбиева.

Бигичев дөньякүләм танылган җырчы булып китә, концертлар белән бөтен Европаны йөреп чыга. Аның иҗатында татар композиторларының җырлары һәм романслары аерым урын алып тора.

31 яшендә - ул инде ТАССРның халык артисты, 35тә - Тукай премиясе лауреаты, 37дә - РСФСРның атказанган артисты...

Аның гомере иртә өзелә, илле яшь тә тулмаган була әле. Әмма бай иҗади мирасы кала. Республика радиоларының фондларында Хәйдәр Бигичевның ике йөзгә якын язмасы саклана, үзе исән чагында җырчының пластинкалары һәм компакт-дисклары чыга. Казанда аның исемендәге урам бар.

Досье:

Хайдар Габбас улы Бигичев. Җырчы (драматик тенор), ТАССРның дәүләт бүләге иясе. 1949 елның 16 июнендә Түбән Новгород өлкәсенең Чембәли авылында туган, 1977-1998 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының солисты. 1998 елның 13 ноябрендә вафат булган.

Фото: pics.records.su, kakprosto.ru, mtss.ru
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
95
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру