«Аэрофлот» лайнерына Муса Җәлил исеме бирелде

ММЧ хәбәр итүенчә, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге инициатиава белән чыккан иде.

«Аэрофлот» компаниясе самолеты бөек татар шагыйре, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөртәчәк. Беренче рейс 1 май көнне Шереметьево аэропортына юл алды. Бу турыда «Яңа Гасыр» ТРК генераль директорының федераль һәм Мәскәү хакимияте органнары белән үзара хезмәттәшлек буенча урынбасары Динә Газалиева сөйләде. Ул шулай ук 2019 ел ахырында ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның әлеге инициатива белән чыгуын билгеләп үтте.
«Һәм менә нәтиҗәсе! Хәзер СССР Герое Муса Җәлил исемендәге очкыч бар! Ул күктә! Ура! Бөек Җиңүнең 75 еллыгына һәм ТАССРның 100 еллыгына нинди шәп бүләк», — дип хәбәр итә Динә Газалиева үзенең Instagram-аккаунтында.
 
Муса Җәлилнең язмышы һәм батырлыгы турында – монда.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
107
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру