«Алабуга» - үрнәк махсус икътисадый зона

«Алабуга» МИЗ илдә нәтиҗәле һәм уңышлы эшли торган махсус икътисадый зона дип табылды.

Махсус икътисадый зоналар эшчәнлеге буенча РФ Хисап палатасы уздырган аудит йомгаклары нәкъ менә шуны күрсәтте. МИЗ эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге түбәндәге күрсәткечләр буенча бәяләнде: резидентлар саны, ачылган эш урыннарың саны, җәлеп ителгән инвестицияләр һәм керем күләме, түләнгән салым һәм таможня түләмнәре күләме, МИЗны үстерү максатында үзләштерелгән бюджет акчаларының күләме. Сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зоналар территорияләрендә башкарылган инвестицияләрнең гомуми күләмендә «Алабуга» МИЗның өлеше 2019 елның 1 гыйнварына карата 52,6% ны тәшкил итте. Кергән керемнәрнең гомуми күләмендә аның өлеше - 77,6%. «Алабуга» - ачылган эш урыннарының саны буенча да лидер.

Бүген «Алабуга» МИЗ территориясендә 33 производство эшли. 2019 елда резидентлар тарафыннан башкарылган инвестицияләр суммасы - 134,7 млрд сум, ә алардан кергән керем 82 млрд сумнан артып китә, дип белдерде «Алабуга» МИЗ матбугат хезмәте.

Фото чыганагы: alabuga.rbc.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
98
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Сораштыру